Каләм тибрәтүче яшьләрне кызыклы программа вәгъдә итә оештыручылар.
Берничә ай дәвамында остазлар белән турыдан-туры элемтәдә булып, өр-яңа әсәр иҗат итү, язу осталыгын арттыру, еш очрый торган хаталардан арыну, онлайн-дәресләр, мастер-класслар, шигырь кичәләре, фатирниклар – барысы да «Яңа исем» лабораториясендә!
Гаризалар 15 июньгә кадәр кабул ителә.
Гариза бирү өчен сылтама.
Сүз уңаеннан, «Идел»нең март санында «Яңа исем» турында язма чыккан иде. Аны сайтта да укырга мөмкин: «Яңа исем»гә - илһам һәм остазлык эзләп
Нет комментариев