«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яңалыклар
Яңалыклар

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризаңны тапшырырга өлгер!

Бәйге 2 яшь категориясендә үткәрелә: 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып 35 яшькә кадәр.

Бәйге номинацияләре:
поэзия;
проза;
драма.

Ватанны Саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, әлеге темаларга багышлап язылган поэзия, проза яки драма номинацияләрендә иң яхшы әсәр авторына бер махсус бүләк тапшырылачак.

Гаризалар һәм әдәби әсәрләрне idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресына 2025 елның 30 сентябренә кадәр юлларга кирәк.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар