«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Июльдә явым-төшем көтеләме?

ТР Гидрометео үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр иткәнчә, июньдә республика буенча уртача температура 17-18 градус җылы булган.

Айның беренче декадасы нормадан 2-4 градуска җылырак, әмма инде өченче декадада төбәктә температура фоны түбәнәя төште. Гоголь сүзләренчә, июльнең алдагы көннәрендә Татарстанда һава торышының циклоник төре сакланачак, шуңа күрә һава температурасы элеккечә нормадан түбән булачак.

Төнлә ул максималь 9-14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез уртача җылы һава торышы сакланачак – һава температурасы плюс 17-22 градус тәшкил итәчәк. Әмма инде пәнҗешәмбе көнне, 4 июльдә, җылыта – һава 20-25 градуска кадәр күтәреләчәк, дип яза «Шәһри Казан» сайты «Бизнес Онлайн»га сылтама белән.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое