«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

“Илһам” бәйгесе георграфиясе елдан-ел киңәя

“Илһам” бәйгесе: яшь язучы-шагыйрьләрне бөртекләп барлыйлар.

Бу юлы да конкурсның географиясе һәр елдагыча киң булган.  Пермь, Саратов, Киров өлкәләреннән дә, Башкортстан, Чувашия Республикаларыннан да, Оренбург, Ульяновсктан да иҗади эшләр кабул ителгән.  Шуларның иң өметлеләрен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бүләкләделәр.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов тантанага чакырылучыларны милләтебезнең, әдәбиятыбыз-мәдәниятебезнең кичәчәге дип атады, аларга зур өметләр баглануын ассызыклады.

-    Каләм тибрәтү дә, әдәбият, тел, сәнгать мәсьәләләре белән кызыксыну да нәкъ мәктәп яшеннән башлана. Сезнең эшләрегезне карадык. Бик үзенчәлекле эшләр җибәргәнсез. Киләчәктә без сезне үзебезнең Казан университетында көтеп калабыз, - дип, Рәдиф Җамалетдинов биредә һәркемнең үзенә кызыклы юнәлешне таба алуына ышаныч белдерде. 

“Илһам” бәйгесенә быел барлыгы 680 эш кабул ителгән, шуларның 300е икенче турга үткәрелгән. Балаларның эшләрен Данил Салихов, Галимҗан Гыйльманов, Рәдиф Сәгъди, Рәмис Әймәт, Марат Закир, Рифат Салах, Халисә Ширмән кебек танылган язучылар, шагырьләр, драматурглардан торган мәртәбәле жюри бәяләгән.
Аннары жюри әгъзалары беренчел сайлау аша узучыларның һәркайсы белән очрашып-сөйләшеп, аларның талантларын ачарга омтылган. 

Шәһри Казан

 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое