Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгате Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.
«Мөхтәрәм дин кардәшләр!
Ихлас күңелемнән сезне якынлашып килүче Рамазан-шәриф ае белән тәбрик итәм. Без аны бүген кояш баеганнан соң каршы алабыз. Ин шә Аллаһ, бүген кич беренче тәравих намазын һәм Коръәннең беренче җүзен укырбыз, ә иртәгә уразага керербез. Аллаһ Раббыбыз безгә Рамазан аеның барлык гыйбадәтләрен үтәргә насыйп әйләсә иде!
Рамазан быел язның беренче көнендә башлана. Әйтерсең, безгә табигать белән бергә уянырга һәм пакьләнергә вакыт җитә. Рамазанның төп асылы да шунда бит: ураза тотып безнең әхлакка ямь өстәлә, тәннәргә шифа керә, гөнаһлардан тыелып көн арты көн үткән саен нәфесебез кар эрегән кебек эзсез югала, яңа тормыш башлана. Хәдистә болай диелә:
عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ رَضِيَ اللّٰهُ عَنْهُ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللّٰهِ ﷺ: «رَغِمَ أَنْفُ رَجُلٍ ذُكِرْتُ عِنْدَهُ فَلَمْ يُصَلِّ عَلَيَّ وَرَغِمَ أَنْفُ رَجُلٍ دَخَلَ عَلَيْهِ رَمَضَانُ ثُمَّ انْسَلَخَ قَبْلَ أَنْ يُغْفَرَ لَهُ وَرَغِمَ أَنْفُ رَجُلٍ أَدْرَكَ عِنْدَهُ أَبَوَاهُ الْكِبَرَ (أَوْ أَحَدُهُمَا) فَلَمْ يُدْخِلَاهُ الْجَنَّةَ».
Әбу Һурәйра (радыйаллаһу ганһү) риваять итә: Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Янында минем исем искә алынганда миңа салават әйтмәгән кеше хур булсын! Рамазан аен үткәреп тә, гөнаһлары гафу ителмәгән кеше хур булсын! Әти-әнисе (яки аларның берсе) картайган хәлдә янында булып та, (аларның ризалыгын алып), җәннәткә керә алмаган кеше хур булсын!» (Сүнән әт-Тирмизи, 3545).
Газиз милләттәшләр! Рамазан ул – Коръән ае да. Бу айда Кәлам Шәрифне укыган өчен бик күп саваплар бирелә. Рамазан аенда Коръәннән бер хәреф укыган өчен генә дә 700 һәм аннан да күбрәк савап вәгъдә ителгән. Шунысы игътибарга лаек, Яралтучыбыз Рамазан аенда башка изге китапларны – Тәүрат, Инҗил, Зәбурны да иңдергән. Хәдистә әйтелә:
عَنْ وَاثِلَةَ بْنِ الْأَسْقَعِ أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: أُنْزِلَتْ صُحُفُ إِبْرَاهِيمَ عليه السلام فِي أَوَّلِ لَيْلَةٍ مِنْ رَمَضَانَ، وَأُنْزِلَتِ التَّوْرَاةُ لِسِتٍّ مَضَيْنَ مِنْ رَمَضَانَ، وَالْإِنْجِيلُ لِثَلَاثَ عَشْرَةَ خَلَتْ مِنْ رَمَضَانَ، وَأُنْزِلَ الْفُرْقَانُ لِأَرْبَعٍ وَعِشْرِينَ خَلَتْ مِنْ رَمَضَانَ
«Ибраһимнең (галәйһиссәлам) сәхифәләре Рамазанның беренче төнендә иңдерелде, Тәүрат Рамазанның алты төне үткәч иңдерелде, Инҗил Рамазан башланганнан унөч төн үткәч иңдерелде, Зәбур Рамазан башланганнан унсигез төн үткәч иңдерелде, ә Коръән Рамазан башланганнан егерме дүрт төн үткәч иңдерелде» (Мүснәд Имам Әхмәд, 16984нче хәдис). Мөселманнар Раббыбыз илчеләренә җибәргән барлык Илаһи Китапларга иман китерәләр, аларны хөрмәт итәләр. Бу – безнең иманыбызның шарты. Бу хакта Коръәндә әйтелә:
قُولُوا آمَنَّا بِاللَّهِ وَمَا أُنزِلَ إِلَيْنَا وَمَا أُنزِلَ إِلَى إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطِ وَمَا أُوتِيَ مُوسَى وَعِيسَى وَمَا أُوتِيَ النَّبِيُّونَ مِن رَّبِّهِمْ لَا نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِّنْهُمْ وَنَحْنُ لَهُ مُسْلِمُونَ
«Без Аллаһка, безгә иңдерелгәнчә, Ибраһимга, Исмәгыйльгә, Исхакка, Ягъкубка [галәйһимүссәлам] һәм [Ибраһим белән Исхакның [галәйһимәссәлләм] оныкларына [булган унике ыругка] иңдерелгәнчә, Мусага һәм Гайсәгә [галәйһимәссәләм] бирелгәнгә һәм Раббыларыннан бүтән пәйгамбәрләргә бирелгәннәргә [һәммәсенә] иман китердек. Аларның бер-берсе арасында бернинди аерма ясамыйбыз. Без бары Аңа гына буйсынабыз», – дип әйтегез» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 136нчы аять).
Мөхтәрәм дин кардәшләр! Рамазан ае Татарстанда эчтәлекле вакыйгаларга бай булачак: мәчетләрдә тәравих намазлары һәм ифтарлар узачак, Коръән хәтем кылыначак, «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны, биналарның тышкы бизәлеше буенча «Нурлы Рамазан» бәйгесе, 13нче Республикакүләм ифтар узачак... Безнең чараларга рәхим итегез!
Быелгы Рамазан ае тәкъвалыгыбызны ныгытсын, безне юмарт, киң күңелле һәм кайгыртучан итеп тәрбияләсен дигән нияттә калам. Аллаһ Раббыбыз уразабызны, гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм догаларыбызны кабул кылсын! Рамазан ае мөбарәк булсын!» диелә котлауда.
Нет комментариев