Корстонда Танылган татар язучысы Н.Фәттахның әсәре буенча төшерелгән «Кырык дүртнең май аенда» фильм турында әңгәмә узды.
Очрашу Казан халыкара мөселман кино фестивале кысаларында булды. Тамашачыларга фильмнан фрагментлар күрсәтелде. Сорауларга фильмның режиссеры Александр Далматов җавап бирде.
Фильм төшерелеп беткән. Съемка өчен 28 көн кирәк булган. Фильмда сезонның төрле вакытлары күрсәтелгән, шуңа күрә аны 2023 ел дәвамында төшергәннәр. Хәзерге көндә ул әле монтажланып бетмәгән, шулай ук фильмның музыкасы да юк. Фильмда барлыгы 50дән артык актер катнашкан. Фильм киләсе елның мартында чыгарылыр дип көтелә.
Фильмда катнашкан мәртәбәле актерлар арасында: Зөлфирә Зарипова, Резеда Сәләхова, Сәйдәш Шәрәпов, Муса Камалов, Дания Нуруллина, Солтан Нотфуллин һ.б. бар.