«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Мәдәният

Эльдар Гатауллин: «Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле…»

Аның кебекләр турында «сүзе түгел, гамәле сөйли» диләр.

Тыйнаклыгы, мөлаемлыгы белән җәлеп итүче актер, режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Эльдар Гатауллин турында сүзем. Үзен интровертка санаса да, сәгатьләр буе туктый алмыйча сөйләштек

– Мин Казанда туып үстем. Гаиләмдә иҗат кешесе юк: әтием – юрист, әнием заводта эшли. Хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. Мәктәптә укыганда төрле секцияләргә йөрдем: бию, каратэ, көрәш, бокс, волейбол, баян – барысы белән дә кызыксындым. 9нчы сыйныфта А.Алиш исемендәге Шәһәр балалар иҗат сараеның театр студиясенә йөри башлавым театр дөньясына юл ачты да инде. 11 нче класстан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем.

– Нигә театр училищесына кермәдең?

– Беләсеңме, күп нәрсә укытучыдан тора. Мин 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда, училищеда күңелем тартылган остаз юк иде. Институтның режиссерлык факультетына укырга кердем, актерлык осталыгы буенча Лилия Низамиева, режиссерлык буенча Ринат Әюпов укытты. Юнәлеш бирә торган курс булганга, без беренче елдан ук Кариев театрында эшли башладык. Һәм бу безгә әйтеп бетергесез тәҗрибә бирде!

– Театр дөньясына кайсы роль белән килеп кердең?

– Тәүге ролем беренче курсны тәмамлаганда «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклендәге Әфләтүн булды. Артист кеше өчен беренче роль бик мөһим, чөнки шул рольдән аның штамплары күбрәк кала. Ролең уңышлы булса, калганнары да әйбәт килеп чыгачак. Әфләтүн тормышыма җиңел генә килеп кермәде, гомумән, ул башта миңа бирелмәгән иде. Ә беренче курста кыю буласың: «Һәр роль минеке булырга тиеш!» –дип ашкынасың. Мин дә режиссерга Әфләтүнне лаеклы уйный алачагымны исбатладым. Тешләшеп алынган, ләкин исбатланган һәм онытылмас ролем ул минем!

– Режиссер буларак нинди спектакльләр чыгардың?

– 5 нче курсны тәмамлагач, мине театрга режиссер-куючы итеп чакырдылар. 2017 елдан спектакльләр куя башладым: «Саранлыктан дәва», «Юлдашның туган көне», «Пожарная команда», «Туган туфрак», «Вакыт кайтавазы», һ.б. Дөресен әйткәндә, мин гомумән театрда эшләрмен дип уйлаган кеше түгел. Бу өлкәгә бигрәк тә үзүсеш өчен килгән идем. Әлбәттә, башка эшләрне дә эшли алам, ләкин хәзер театр дөньясы кызыклырак тоела.

– Гадәттә актерлар рольгә керү өчен образларын өйрәнә. Синең очракта мондый эзләнүләр ничек бара?

– Һәр артист төрлечә эзләнә. Без Станиславский системасы белән эшлибез, ягъни образның 70 процентында без – үзебез, калганы – кушылган биремнәр һәм «тәкъдим ителгән шартлар» («предлагаемые обстоятельства»). Минемчә, кеше үзе төрле яктан ачылырга мөмкин, иң мөһиме – үзеңне шул очракларда ничек күрәсең. Гадәттә, үзең белмәгән образда эзләнәсең, ләкин режиссер синең холкыңа туры килә торган рольне бирә. Мәсәлән, артистлар арасында: «Минем тискәре образ уйныйсы килә!» – диючеләр бар, әмма аның тискәре түгеллеге күзгә күренеп тора. Шуңа күрә күп очракта андый образ аларга тәтеми. Шул ук вакытта: «Бу артист һаман шул бер рольдә», – диләр. Димәк, әлеге роль аның эчке халәтенә туры килә.

– «Тапшырыл...ган хатлар» спектаклендә Вәли ролен уйныйсың. Бу спектакльне караган саен яңа яктан ачам. Шулай ук синең образыңны да. Сине нишләптер Вәли итеп икенче куелышта гына кабул иттем. Искәндәр образына күбрәк туры киләсең кебек. Әллә миңа гына шулай тоелдымы?

– Мин әлеге спектакльдә тамашачы каршына ахырда гына чыгам, әмма сәхнә артында башыннан азагына кадәр микрофонга хатлар укыйм. Шунысын әйтергә кирәк, труппабыз яңа бинага күчкәч, башка режиссерлар белән эшләү тәҗрибәсе Илгиз Зәйниевтән башланды. Ул безгә яңа сулыш, идея, тәҗрибә алып килгән кебек тоелды. «Тапшырыл...ган хатлар»ның репетициясенә соңгы атнада килеп кушылдым. Миңа Вәли роле туры килми диючеләр булды, мәсәлән, ул вакытта театр директоры Гүзәл Сәгыйтова: «Син бит Вәли түгел, син – Искәндәр», – диде. Вәли ул – хыялый, гади, ягымлы кеше. Режиссер миңа бу рольне биргәч, «Нигә мин?» дигән сораулар бирмәдем. Артист өчен һәр роль дә бәхет.

– Кинода төшү белән театрда уйнау арасында принципиаль аермалык бармы?

– Кинода төшкәндә син бөтен нәтиҗәне менә хәзер үк күрсәтергә тиеш, ә театрда тотрыклылык кирәк, чөнки спектакль бер генә тапкыр уйналмый: үзеңне формада тотарга, премьера чыккан шул форманы хәтерләп, аны сакларга тиешсең. Театрда синең уеның күпертелә, ә кинода тормышта ничек бар, шулай уйныйсың. Гомумән, актерлык ул – үз тәнең, психологик халәтең белән идарә итә белү. Спектакль минем өчен – үз-үзең белән фикер алышу. Тормышта бит җәмгыять фикере уңаена да яшисең, үзеңне ишетмисең дә кебек. Спектакль караганда исә мин үз-үзем белән сөйләшеп утырам. Һәр кеше спектакльдән үзенә кирәкле, тормышына җитмәгән нәрсәне таба. Үзем спектакльләрне еш карамыйм, вакытым юк.

– Спектакль чыгарам дигәннән, әйт әле, режиссер буларак үзеңә нинди сорау биргәннәрен яратмыйсың?

– Сорауны кем бирүеннән тора (елмая). Мәсәлән, син ул кеше белән аралашмаган булсаң, нинди максаттан чыгып сораганын белешәм. «Сиңа актер булу ошыймы, режиссермы?» дигәнгә ничек җавап бирергә белми идем, менә бүген генә җавап уйладым: актер ул – үзеңнең уеңны тәнең һәм хәрәкәт, эчке халәтең аша дөрес итеп бирә алу, ә режиссер ул шул «уең»ны таләп итүче.

Спектакль уйналган саен үзгә була. Төрле кимчелекләр килеп чыгарга мөмкин: декорация ватыла, кием ертыла, артист алышына, яңа тамашачы килә – сәбәпләр күп! Спектакль «хәзер һәм монда» бара, ә уйналганнан соң аңа кагылган сорауларга җавап бирергә авырсынам мин. Үземне интроверт дип саныйм, шуңа да кеше белән үз уйларымда сөйләшәм.

– Әйтәм аны тыйнак күренәсең, интроверт булганга икән!

– Мин кеше белән башта күңелемнән генә исәнләшәм, сөйләшәм һәм аның ни дип җавап бирәсен уйлыйм да, янына бармыйм. Кеше белән аралашу гештальты театрда ябыла. Сүз дә юк, кешеләр белән ешрак аралашырга тырышам, чөнки ул миңа актер буларак та, режиссер буларак та кирәк. Спектакль яки репетициядән кайткач, кап-караңгы бүлмәдә үзем генә утырырга яратам. Миңа уйларым белән икәүдән-икәү калу рәхәт.

Интервьюны тулысынча ИДЕЛнең август саныннан укырга мөмкин.

фото: Фирүзә Вәлиева

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое