«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Яшьләрнең хезмәт хакы арткан
Новости
Яңалыклар

Яшьләрнең хезмәт хакы арткан

Россиядә 18-24 яшьлек яшьләрнең хезмәт хакы уртача 20,6 процентка арткан һәм 57,4 мең сум тәшкил итә.

Узган елда 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге гражданнарның керемнәре 17,3 процентка арткан һәм 85,4 мең сум тәшкил иткән. 35-44 яшьлек россиялеләр башкалардан күбрәк акча эшли, ягъни 90,9 мең сум (+12,6 процент).

45 яшьтән алып 54 яшькә кадәрге гражданнарның керемнәре 9 процентка һәм 55 яшьтән алып 64 яшькә кадәргеләрнеке 8 процентка арткан.

Бу хакта ТАСС «СберАналитика» һәм «Работа.ру» сервислары үткәргән тикшеренү мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое