Талантлы спортчы Динә Хөснетдинова инде ультра-си элементларына һәм уникаль әйләнешләргә ия.
Динә Зәй районының Аксар авылында туган, күпмедер вакыт Зәйдә яшәгән, анда “Яшьлек” спорт мәктәбендә шөгыльләнгән. Аннары Казанга күченгән. Хөснетдинова "Стрела" спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Остазлары – Надежда Заякина һәм Алия Хәлфина. Ультра-си элементларыннан Хөснетдинова ярышларда өчле аксель башкара.
2024 елда Магнитогорскта юниорлар арасында узган Россия Гран-при этабында Динә бронза медаль яулаган. Күнегүләрдә спортчы дүртле тулуп һәм дүртле риттбергер башкара. Динә уникаль әйләнүләре белән дә аерылып тора, дип яза “Чемпионат”.
Нет комментариев