Төгәл 100 ел элек үзе артист, үзе драматург Таҗи Гыйззәт атаклы «Наемщик» пьесасының беренче версиясен яза.
Авторга 30 яшь була. Тагын 30 ел буена ул пьесаны язуын, төзәтү һәм тулыландыруын дәвам итәчәк.
ИЗВОЗЧИКТАН КРЕАТИВ ИДЕЯ
Әсәрнең язылу тарихы Таҗи аганың артист һөнәре белән бәйле. 1925 елда ул Сембер (Ульяновск) шәһәрендә үзешчән татар театр түгәрәген җитәкли. Айга икешәр тапкыр спектакль куеп бара. Әлбәттә, үзешчәннәргә спектакльләр куйган чакта декорация һәм реквизитны җыю катлаулырак булган. Һәр спектакльне әзерләгәндә кирәк-яракны, кием-салымны, декорациягә китәргә тиешле җиһазларны күрше-күлән һәм таныш-белешләрдән эзләү гадәте таралган. Әйбер биргән кешеләрне исә театрга бушлай керткәннәр икән.
Таҗи Гыйззәтнең бу эштә төп булышчысы – ломовой извозчик Кәлимулла ага. Артист еш кына аннан реквизитка әйбер ала торган булган. Истәлекләр буенча, имеш, бер спектакльне (Мирхәйдәр Фәйзинең «Урал суы буенда» әсәре буенча) карап чыкканнан соң, Кәлимулла агай Таҗи Гыйззәткә наёмщиклар турында комедия язарга тәкъдим иткән. Үзе үк аңа тормыштан кызыклы хәлләрне дә сөйләп биргән. Шулай итеп, яңа комедия идеясе туган.
«Наемщик» дип аталган кешеләр – башкалар өчен хәрби хезмәт үтәргә ялланган егетләр ул. Таҗи Гыйззәт бу образны комедия өчен түгел, ә драма өчен куллана. Бу әсәр тарихының башы да бераз драматик була.
1925 елның мартында Таҗи кинәт авырып китә. Табиблар анда туберкулёз таба. Театр һәм сәнгать дөньясыннан хезмәттәшләре, аны кайгыртып, кызыклы тәкъдим ясыйлар: бушлай «Булочев» театры сәхнәсен бирәләр, ә ул анда үз файдасына спектакль куярга тиеш була. Килгән акчага исә Кырымга барып дәвалана ала, диләр. Хуш, шәп вариант, шулай бит? Әмма тиз арада яңа спектакль әзерләргә кирәк. Нәкъ шушы труппага – кеше саны чикләнгән Сембер татар театры түгәрәгенә – нинди әсәр табып була?
«Наемщик», шулай итеп, үзен-үзе яздырта. Тиз арада куяр өчен иң кулай идея шул була. Нәтиҗәдә, 1925 елның 5 маенда, Сембердә шәһәр сабан туе барган көнне, спектакльнең премьерасы була. Халык шыгрым тулы залларда ул кабат һәм кабат уйнала. Гастрольләр дә була! Спектакль Алабуга, Чаллы, Бондюг (хәзерге Менделеевск) шәһәр-посёлокларына да барып җитә. Аннары инде Казан халкы да бу яңа драма турында белеп ала.
ЗУР ИТЕП КУЯБЫЗ!
Казанда куеласы спектакль ул инде Сембердәге генә түгел… Таҗи ага «Наемщик»ны бик нык үзгәртеп, масштабын киңәйтеп яза.
1928 елның 16 ноябрендә «Наемщик» музыкаль спектакленең премьерасы була. Режиссёры – татар театрының тагын бер легендар шәхесе Сөләйман Вәлиев-Сульва. Сәхнә бизәлеше өчен Пётр Сперанский җаваплы була. Ә көйне Сәйдәш иҗат итә.
«Наемщик» – композитор Салих Сәйдәшевнең иҗатын мәңгеләштергән әсәрләрнең берсе. Гыйззәт-Сәйдәш тандемыннан театр, музыка һәм әдәбият тарихындагы иң зәвыклы әсәрләрнең берсе туган. Спектакльдә унлап музыкаль номер яңгырый, аларның һәрберсе әсәрнең идея-эмоциональ көчен тирәнрәк ачарга ярдәм итә.
«Наемщик» спектакле Салих Сәйдәшевне чын мәгънәсендә халык йөрәгенә олы юл тапкан атаклы композитор итеп күрсәтеп, Таҗи Гыйззәтне татар драматургиясенең күренекле остасы дигән биеклеккә күтәрде», – дип искә ала Риза Ишморат.
Алга таба спектакль татар театры сәхнәсендә төрле режиссёрлар тарафыннан куела. Музыкаль драма буларак ул һаман да актуальлеген җуймаган әле. Хәзер дә яшь музыкантлар һәм театр әһелләре бу әсәргә мөрәҗәгать итәргә яраталар.
СӘЙДӘШНЕҢ ТӘМАМЛАНМАГАН ОПЕРАСЫ
30 нчы еллар ахырында «Наемщик»ны музыкаль драма буларак кына түгел, ә тулы канлы татар операсы буларак үзгәртеп кую идеясе туа. Бу эш Салих Сәйдәшевка тәкъдим ителә. Бер жанрда иҗат ителгән әсәрне башка жанр кагыйдәләренә күчерү өчен шактый эш башкарырга кирәк була. Шул исәптән, пьесаның тексты да үзгәртелеп, яңартылган либретто язу соралган. 1939–1940 елларда Таҗи Гыйззәт бу эшкә зур ләззәт белән бирелә. Ә Сәйдәшевка иҗат итүе уңайлырак булсын өчен аңа «Ливадия» исемле дәүләт дачасында урын бирелә. Республика җитәкчеләре ял итә торган булганга, анда махсус пешекчеләр дә эшләгән, диләр. Көй язучы янына либретто авторы да гел килеп торган.
1940 ел башында либретто әзер була. Опера театры либреттоны кабул итә, аңа Муса Җәлил язган рецензия дә сакланган. Берничә айдан яңа текст аерым китап булып та басыла. Бу вакытта Сәйдәшев операга музыка язуны дәвам итә. 1941 елның 1 гыйнварына клавир әзер булырга тиеш дип әйтә ул, әмма, күрәсең, дедлайн күчә баргандыр. Ахыр чиктә, Бөек Ватан сугышы башлангач, «Наемщик» операсы мәсьәләсе икенче планга күчә, ә сугыштан соң Сәйдәш, ни өчендер, бу темага кире кайтмый. Булган клавир, караламалар да эзсез югала.
«Наемщик» опера буларак яңадан 1961 елда «туа». Александр Ключарёв, Сәйдәш музыкасын редакцияләп, кирәк урында речитативлар өстәп, яңадан оркестрга салып, яңа номерлар һәм Сәйдәшнең башка әсәрләреннән көйләр кертеп, легендар әсәрне опера сәхнәсенә тәкъдим итә алды. Гыйззәт-Сәйдәш Ключарёв + Хәй Вахит (аңа текстны редакцияләү вазифасы йөкләнә) операсы Татар опера һәм балет театрында куела.
Заманында «Наемщик» нигезендә кино сценарие дә языла. Аның да вариантлары сакланган. Кызганыч, ул заманнарда тулы канлы опера да, кинофильм да барып чыкмаган. Бәлки, мәңгелек әсәргә яңа тормыш бирү безнең-сезнең буынның кулыннан килер?
Айдар Шәйхин Татар китабы йорты директоры
Сурәтләр ТР Милли музее архивыннан
Нет комментариев