Китапханәләр турында яңа сәхифә башлап җибәргән идек.
Бу санда мәктәп китапханәсе һәм аның кысаларында эшли торган Казандагы бердә нбер әдәби-тарихи А.С.Пушкин музее турында язарга булдык.
Ул Адоратский урамындагы 7 нче номерлы гимназиядә урнашкан. Мәктәп кысаларында эшләп килүенә карамастан, музей-китапханә ерактан килгән кунакларны, Пушкин иҗаты белән кызыксынучыларны һәм иганәчеләрне кабул итә. Әмма барырга теләгәннәргә алдан кисәтеп килү зарур.
МУЗЕЙ ТУРЫНДА
Мәктәпнең 2 нче катында урнашкан зур, киң залда музей күргәзмәсе урнаштырылган. Музей 1999 елда Пушкинның 200 еллыгы уңаеннан ачылган. Яхшы эшчәнлеге өчен 2023 елда мәктәп музеен ТР Рәисе акчалата бүләкли, акчага витриналар алына.
Музей турындагы мәгълүмат хәтта 2024 елда «Россиянең әдәби музейлары» энциклопедиясенә кертелә.
Мәктәп даими рәвештә язучыларны укучылар белән очрашуларга чакыра. Бу чараларны музей «Автограф» дип аталган әдәби берләшмә кысаларында үткәрә, анда теләгән һәр кеше катнаша ала.
Әлегә мәктәп күбрәк рус иҗатчылары белән эшли, әмма аларның зур максаты – татар язучылары, шагыйрьләре һәм сәнгать әһелләрен китерү. Шуңа күрә теләсә нинди инициатива бик җылы каршы алына.
Музейда балалар үзләрен экскурсоводлыкта сыный, туризм юнәлешенә укырга керергә теләгән укучылар монда практика үтә ала. Казанның Яңа Савин районы яшьләр һәм үсмерләр туризмы йорты, Казанның югары уку йортлары белән хезмәттәшек итә. Шуңа күрә, музейда 3 ел дәвамында эшчәнлек алып барган укучылар, югары уку йортына туризм юнәлешенә кергәндә, имтиханнарда өстәмә бонуслар ала.
Музейның җитәкчесе – Әюпова Лада Валерий кызы, Россия Язучылар һәм рәссамнар берлеге һәм Париждагы «Друзья Пушкина» ассоциациясе әгъзасы. Үз эшенең гаҗәеп фанаты – китапханәгә иң кимендә аның белән танышу өчен булса да барып килергә була. Ул бала чагыннан алып Пушкин белән кызыксына, үзе әйтүенә караганда, Пушкин аның төшләренә кереп, шәхсән үзенә мөрәҗәгать итә икән.
Лада ханым белән сөйләшү тарихка сәяхәт кылуга тиң: ул Пушкинның Казанга сәфәре, иҗаты, шәҗәрәсе турында төнлә уятып сорасаң да сөйләп бирә. Җитмәсә үзе дә Пушкинның «чыбык очы» туганы икән.
Музей экспонатлары иң элек укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар алып килгән әйберләрдән җыела. Башта музейда әйберләр бармак белән санарлык булса, соңрак язучылар үз китапларын музейга бүләк итеп бирә башлый. Шул рәвешле, музей авторларның имзалары төшерелгән китаплар коллекциясенә байый.
Музейда 2000 гә якын экспонат бар – шуларның күбесе китаплар. Автографлы 200 гә якын китап бар. Мисал өчен, танылган шагыйрә Белла Ахмадуллина, язучы Василий Аксёнов, Евгений Евтушенко, Диас Вәлиев һәм Пушкинның оныгының оныгы Григорий Пушкин имзалары бар.
Моннан кала, музей киштәләрендә бик сирәк очрый торган китаплар бар. Музейның иң борынгы китабы – Уилки Коллинзның «Женщина в белом» китабы. Әлеге китап 1860 елда Санкт-Петербургта басылган. Китапның тышында мондый сүзләр укып була «Китап аз санда Цензура Комитетына тапшырылыр өчен бастырылды, 5 июль, 1860 ел Цензор В. Бекетов». Анда язучының 1826 елда язылган «Отрывки из лицейских записок», «Воображаемый разговор с императором Александром I» әсәрләрен, Пушкинның нянясы сөйләгән әкиятләрне табарга була. Китап оригиналь – адаптациясез һәм цензурасыз эчтәлек бозау тиресеннән ясалган тышлык эченә яшерелгән.
Монда 1914 елда чыккан «Друг детей» балалар журналы саклана. Сентябрь санының тышында патша армиясе формасындагы малайның хәер җыеп торган фотосы сурәтләнгән. Шигырьдән аның хәерне солдатлар өчен җыюы аңлашыла.
Китапханәдә татар китаплары әлегә әзрәк, әмма булганнары зур кыйммәткә ия.
Пушкинның «Капитан кызы»ның Гаяз Исхакый тарафыннан 1899 елда тәрҗемә кылынган иске имляда язылган бер нөсхәсе бар. Китапның тышы инде сакланмаган, музейга аны мәктәп укучылары алып килгән, диләр. Тагын бер кызыклы китап – Пушкинның татар теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр җыентыгы. Аны 1999 елда «Мәгариф» басмасы чыгара.
7 НЧЕ ГИМНАЗИЯ КИТАПХАНӘСЕНӘ ЭЛӘКСӘҢ:
- Пушкинның әсәрен цензурасыз укы;
- Лада ханым сөйләгән маҗараларны тыңла;
- Яшь буынның сәләтле булуын күреп куан;
- Үзеңнең инде алар кебек яшь булмаганыңны аңлап моңлан;
- Шәһәр турында күбрәк бел;
- «Автограф» әдәби берләшмәсенә очрашуга кил.
фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев