«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Шәриф Камал премиясенә бәйге игълан ителде. Быел номинацияләр арткан

Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Милли музее Шәриф Камал исемендәге Әдәби премиягә яңа бәйге игълан итә.

Оештыручылар 14—35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар көтә. Гаризаларны 10 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк.

Быел премиянең номинацияләре арткан:

«Шәриф Камал. Проза» — татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40 000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) ;

«Шәриф Камал. Тәрҗемә» — Шәриф Камалның «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясенең инглиз, гарәп, яки төрек телләренә тәрҗемәсе;

«Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» — балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя яки әдәби әкият; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть);

«Замандаш. Галиәсгар Камал. Комикс» — яшүсмерләр өчен иҗат ителгән комикс; сюжеты әдәби әсәр яки әкият нигезендә корылган булырга да мөмкин.

Шәриф Камал үз чорының яшь язучылары өчен әдәбият аксакалы дип саналган һәм күпләргә әдәби иҗатка фатиха биргән. Аның исемен йөрткән премия дә иҗат мәйданына килүче яшьләрне барлау һәм үстерү өчен гамәлгә куелды. Премия 2020 елдан бирле тапшырыла. 4 ел эчендә аның 11 лауреаты – өметле яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр ачыкланды.

Премия Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелды. Бәйгене  Татарстан Милли музее белән Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) оештыра. 

Нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое