Лаборатория 4-15 ноябрьдә эшләячәк, гаризалар 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Бу хакта «Татар-инфом» хәбәр итә.
Нәтиҗә буларак, «Гаиләм истәлекләре» темасына комикслар җыентыгы басылып чыгачак.
Лабораториядә 14 яшьтән өлкән булган авторлар катнаша ала. Алар үз гаилә тарихы темасына сөйләргә һәм җиде көн эчендә зур булмаган комикс ясауда катнашырга әзер булырга тиеш. Комикслар лабораториясендә катнашырга теләгән кешеләрдән гаризалар көтәләр.
Рәдиф Кашапов әйтүенчә, әйтүенчә, лаборатория кысаларында Татар китабы йортында дүрт очрашу да булачак. Җыентыкны тәкъдим итү 24 ноябрьдә була.
«Татар телен белү мөһим, әмма мәҗбүри түгел. Шулай ук гаризаны radif@ya.ru адресына җибәрергә була (исемегезне, телефоныгызны языгыз, берничә рәсемне өстәгез, мөмкин булса, кыска комикс концепциясен сөйләгез)», - дигән ул.
Нет комментариев