«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Казанда «Сайлау куркынычы» хокукый интерактивы узды

Казанның Совет районында җәйге каникулларга багышланган «Сайлау куркынычы» хокукый интерактивы узды.

Чара экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау, шулай ук 2024-2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада социаль хезмәт күрсәтүче гаиләләрдән 18 яшүсмер катнашты. Очрашуның төп максаты – балигъ булмаганнарда шәхси куркынычсызлык мәсьәләләренә җаваплы мөнәсәбәт үстерү.

Моннан тыш, яшүсмерләр өчен «Гадәттән тыш хәлләр. Беләм. Эшлим», аның кысаларында «Куркынычсызлык дәресләре» укыту ролигы күрсәтелде. Катнашучылар терактлар, эвакуацияләр вакытында үз-үзеңне тоту алгоритмнары, шулай ук шикле предметларны танып белү ысуллары турында фикер алыштылар.

Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләрдә экстремизм күренешләренә тотрыклы түземсезлек формалаштыруга ярдәм итә, шулай ук аларның социаль һәм психологик якланганлык дәрәҗәсен күтәрә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое