Россия хезмәткәрләренең киләсе елларда керемнәрнең сизелерлек артырга тора икән...
Белгечләр фаразлары буенча, илдә уртача хезмәт хакы 2026 елда 118-120 мең сумга кадәр артачак.
Бу саннарны хөкүмәт каршындагы Финуниверситет кафедрасы доценты Игорь Балынин җиткерде.
- Сүз инфляция аркасында хезмәт хакларының номиналь үсеше турында гына бармый — керемнәр реаль чагылышта да артачак, ягъни россиялеләрнең сатып алу сәләте чыннан да үсәчәк, – дигән ул.
Балынин хезмәт хакын үстерә торган ике төп факторны аерып чыгара. Беренчесе — бөтен базарны үз артыннан тарта торган хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен арттыру. Икенчесе — квалификацияле кадрлар җитмәү, аның аркасында эш бирүчеләр, яхшы белгечләрне җәлеп итү һәм тотып тору өчен, җәлеп итүчән шартлар тәкъдим итәргә мәҗбүр, диелә хәбәрдә.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев