Яшь режиссерлар һәм иҗатчылар Бай Хәйруллин һәм Мира Рәхмәт яңа кино премьерасын тәкъдим итә.
25 июньдә 18:30–19:30 Юртада өр-яңа «Колачыдан сәлам» кыска метрлы нәфис фильмын күрсәтәчәкләр. Әлеге фильм идеясе «Казан җөе» документаль фильмын төшергәндә барлыкка килгән.
Кинодан соң авторалар белән фикер алышу һәм ачык әңгәмә дә планлаштырыла!
Яшь чикләве: 6+
Бай Хәйруллин — кинорежиссёр, креатив продюсер, видеограф.
Мира Рәхмәт — креатор, «qul eşe» бренды җитәчесе, кинопродюсер.
Мира Рәхмәт — креатор, «qul eşe» бренды җитәчесе, кинопродюсер.
Нет комментариев