«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Күршеләр, әйдәгез, татарча чәй эчәргә һәм уйнарга?

23 августта Блюхер, 9 һәм Восход, 2 йортлары ишегалдында көн дәвамында күршеләрне ишегалды уеннары, татарча чәй эчү һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар көтә.

Шулай ук барахолка һәм чил-зона эшләячәк. Бу вакытны күңелле үткәрү һәм аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Кичен чакырылган артистлар һәм күршеләр катнашында «кварти́рник» форматында концерт узачак. 

ПРОГРАММА:

12:00 – 17:00 – «Ишегалды серләре» квесты. 3 гади бирем үтәгез һәм җиңелүләрсез лотереядә катнашыгыз. Мастер-классларда катнашучылар автоматик рәвештә лотереягә кертелә.

12:00 – 13:00 – «Татарча чәй эчү» мастер-классы. Чәй эчеп кенә калмыйбыз, ә татар кунакчыллыгы традицияләре белән танышабыз. Мәсәлән, алып баручы чәк-чәк атамасының килеп чыгышы турында төрле фаразлар белән уртаклашачак. Чара ТР Милли музее филиалы Татар әдәбияты тарихы музее белән берлектә оештырыла.

14:00 – 16:00 – «Казан җөе» мастер-классы. Казан күн орнаменты — бары кулдан эшләнә торган эш. Ул авыр бирелә, әмма нәтиҗәсе гаҗәпләндерә! Бергәләп бу борынгы күн эшкәртү алымына өйрәнәбез. Чара татар һөнәрләре мәктәбе qul eşe белән берлектә үткәрелә.

13:00 – 14:00, 15:00 – 16:00 – ишегалды уеннары. Скакалка һәм туп белән «Унлыклар» уены, йә булмаса петанк һәм корнхолл. Сезгә ошаганын сайлагыз. Барысын да аңлатабыз, күрсәтәбез һәм бергә уйныйбыз.

16:00 – 17:00 – Татарстан халыклары мәкальләре буенча коллаж ясау. Фантазиягезне эшкә җигегез һәм үзегез белән халык акылын чагылдырган истәлекле коллаж алып кайтыгыз.

17:00 – 17:30 – җиңелү мөмкинлеге булмаган лотерея нәтиҗәләрен чыгару.

17:30 – 19:00 – баянга кушылып халыкчан караоке. Яраткан җырларны җырларга килегез! Көн буе барахолка һәм ял зонасы эшли. Керү ирекле. Мастер-классларда катнашу өчен теркәлү мәҗбүри: сылтама

Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсы кысаларында үткәрелә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое