«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Менделеевскида «Геройлар узышы»ның 2нче өлеше узачак

9 августта Менделеевскида «Дәверләр сугышы» Геройлар узышы»ның 2нче өлешендә 10 меңгә якын киләчәк.

Алар Россиядән һәм чит илләрдән җыелачак. Бу хакта матбугат конференциясендә район җитәкчесе Роберт Искәндәров әйтте.

«Менделеевск районында - 30 мең, ә Менделеевскида 23 мең кеше яши. Безгә «Геройлар узышы»н карарга 10 меңгә якын кунак (2,5 меңгә якын катнашучы һәм 7 мең тирәсе тамашачы) килә. Бу, әлбәттә, безнең шәһәр өчен зур вакыйга, һәм ул безгә туристларны җәлеп иткәндә зур нәтиҗә бирә», – диде ул.

Ярышлар 40 сынауны үз эченә ала, ә аның озынлыгы - 12 чакрымга якын, сынаулар төрле чорларга бүленә - бер өлеше Татарстан, Менделеевск, Иске Бондюг һәм Казан тарихы турында сөйләячәк.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое