25 август 10.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Өзелгән җыр…» дип исемләнгән чара узачак.
Музей урнашкан йорт - Муса Җәлилнең соңгы фатиры, биредән ул фронтка китә. Һәр елның 25 августында бу йортта Берлинда җәзалап үтерелгән 11 татар егетен искә алуга багышланган чара уза.
Хәтер көнендә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм оныкчыгы Елизавета Малышевалар катнашачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары, «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм Герой» документаль фильмы режиссеры Алексей Егорычев, «Җәлил» мюзиклы режиссеры Руслан Фәхрединов һәм башкалар чыгышы көтелә.
12.00 сәгатьтә 1 Май мәйданында, Муса Җәлил һәйкәле янында, митинг һәм чәчәк салу тантанасы булачак.
14.00 сәгатьтә 1 Май мәйданыннан «Җәлил Казанда» дип аталган җәяүле экскурсия башлана.
26 август 18.30 cәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (Павлюхин ур., 73), Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» Халыкара музыкаль-шигъри фестивале җиңүчеләренең концерты булачак, дип хәбәр итә Муса Җәлил музей-фатиры.
Нет комментариев