«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Open-call: татар шагыйрьләрен эзлибез!

«Идел» журналы «Алло, Илһам» проектының кысаларында шигъри лаборатория игълан итә!

Без татар телендә иҗат итүче һәм яңа гына каләм тирбәтүче иҗатчы - шагыйрьләр эзлибез! Лаборатория Кабан күле командасы белән бергә оештырылачак. 

 

Нинди этаплар?

Опен-колл нәтиҗәсендә сайлап алынган шагыйрьләрне берничә атна дәвамында әдәбият дөньясында танылырга өлгергән иҗатчылардан остаханәләр һәм лекцияләр көтә. Үз иҗатыңны дөньяга чыгару, үз стилеңе табу һәм нәшер итү эше – шушы темаларга тукталачакбыз. Очрашулар ачык форматта – Кабан буенда узачак.

Икенче этапта шагыйрьләр бирелгән темаларга шигырьләр язачак. Аларга, шулай ук, экспертлардан кайтавазлар алу һәм бергә шомартып бетерү мөмкинлеге дә булачак.

Ә тагын нәрсәләр була?

Иң шәп шигырьләрне «Идел» журналы битләрендә бастырылачак, һәм аларның берничәсенә шигъри клип төшереләчәк. Лабораторияне яшь татар шагыйрьләренең иҗатын туплаган зин бастыру йомгаклап куячак.

Кемнәрне көтәбез?

16-35 яшьлек татар телендә иҗат итүче һәм Казан шәһәрендә яшәү яки килеп йөрү мөмкинлеге булган һәркемне. Гаризалар 20 июльгә кадәр кабул ителә.

Ничек катнашырга?

Бу сорауга җавапны безнең социаль челтәрдән таба алачаксың!
 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое