Электронная доска почета
Новости
Яңалыклар

Баллы рекорд: Казанда чәкчәктән иң зур байрак ясадылар

Чәкчәк белән рекорд ясаулар дәвам итә. Хәтерләсәгез, күптән түгел чәкчәктән ун метрлы манара төзеп, Россиянең яңа гастрономия рекордын куярга ниятләгәннәр иде.

Бу юл исә Казанның «Туган авылым» комплексында авырлыгы 300 килограмм, зурлыгы икегә өч метрлы чәк-чәктән Татарстан байрагы барлыкка килде. Хәбәр ителгәнчә, «Туган авылым» комплексы ел саен комплексның туган көненә милли ризыклардан рекордлар куя. Бу хакта комплекска нигез салган Радик Габдрахманов әйткән.

- Алда шәһәр һәм республика көне, шуңа күрә чәкчәктән Татарстан байрагы ясарга булдык. Барлык кунакларны сыйларбыз. Аны балачактан татар ашларын белүче әбиләребез күңелләрен биреп эшләде. Бик тәмле булачагына ышанам», – дип билгеләп үткән ул. Килгән кунаклар мондый чараларның Татарстанның гастрономик мәдәниятен танытуга өлеш кертә дип саный һәм шул рәвешле кешеләрнең игътибарын җәлеп итә, диләр.

Рекорд рәсми рәвештә Россия гастрономик рекордлары китабына кертелде, ә зур десертны беренче булып чәкчәкнең зурлыгын үлчәүдә экспертларга ярдәм иткән балалар авыз иткән.

Ничек сезгә мондый рекорд?

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое