Электронная доска почета
Новости
Яңалыклар

«КОМБОнейшн» Казанда брейкинг, граффити һәм диджеингны берләштерде

Брейкинг һәм урам сәнгате буенча «КОМБОнейшн» XVIII халыкара турниры Казанда 19-23 август көннәрендә узды.

 Биш көн эчендә ул 1,7 меңнән артык катнашучыны һәм 3,5 меңгә якын тамашачыны җыйды. Төп вакыйгаларның берсе брейкинг буенча дөнья рекорды кую булды: 430 биюче берьюлы ун өзлексез windmill – гелик башкарды.

Турнир программасына брейкинг, диджеинг һәм граффити буенча ярышлар, мастер-класслар, тренировкалар, дискуссияләр, граффити-джемнар, DJ-баттллар, кичәләр һәм махсус чаралар кергән иде.

Катнашучылар Казанга Россиянең 127 шәһәреннән килде. Программаның халыкара өлешен Франция, Тайвань, Германия, Япония, Казахстан һәм Азербайджәрбәйҗан кунаклары тәкъдим итте.

«Татар-информ»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое