Татарстанның 17 предприятие һәм оешмасыннан эшләүче яшьләрнең 200дән артык вәкиле 30 августта Казанда узачак «Наше время – Безнең заман» фестивале концертында чыгыш ясаячак.
Чара Республика көненә багышлана.
Концерт 13:00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге театр каршындагы мәйданда башлана. Элек мәйданчык Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры территориясе буларак билгеле иде.
Катнашучылар төрле жанрларда иҗади номерлар тәкъдим итәчәк. Программа фестиваль гимны астында командалар парады белән ачылачак. Шулай ук катнашучылар бергәләп «Мин яратам сине, Татарстан» җырын башкарачак.
«Наше время – Безнең заман» фестивале 2013 елдан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Проект республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Яшьләр министрлыгы инициативасы белән башка ведомстволар һәм оешмалар катнашында гамәлгә ашырыла.
Проект авторы – Татарстанның «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Фестиваль эшләүче яшьләргә үзләрен иҗатта күрсәтергә мөмкинлек бирә һәм ел саен республика сәхнәсендә катнашучыларның номерларын тәкъдим итә.
Фестивальдә катнашуга гаризалар проектның рәсми сайтында кабул ителә.
«Татар-информ».
Нет комментариев