Бу айларда табигатькә аеруча игътибарлы булып, читтән генә хозурлану – иң яхшысы.
Кызыл китапка кергән җиләкләрне җыю 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный. Урман кодексы бөрлегән һәм арктик кура жиләген (княженика) җыюны тыя. Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов әйтүенчә,мондый җиләкләрне аңлы рәвештә җыю өчен, ким дигәндә, 480 сәгатькә яки 2 елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эшләре яный, иң күбе-4 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 1 млн сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Урман кодексы буенча паркларда, тыюлыкларда һәм башка саклана торган территорияләрдә теләсә нинди җиләк җыю тыела, дип тә өстәгән ул.
Нет комментариев