«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

«Печән базары» фестиваленең үзәгендә – татар йорты интерьеры

26-29 август көннәрендә Иске Татар бистәсендә (Кабан күле яр буенда) татар дизайны дөньясының төп вакыйгасы – «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте һәм дизайны фестивале узачак.

Ел саен уздырылучы әлеге мәдәни-иҗади чара быел тагын да киңрәк форматта, тирәнрәк эчтәлек белән тәкъдим ителәчәк.

«Печән базары» Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында үткәрелә һәм елдан-ел татар мәдәниятенә битараф булмаган меңләгән кешене бер мәйданга җыя. Быел ул 4 көн дәвам итәчәк һәм милли рух, заманча иҗат, шәһәр мәдәнияте, гореф-гадәтләр һәм яшәеш фәлсәфәсе белән сугарылган кабатланмас мохит тудырачак.

2013 елдан бирле үткәрелә торган фестиваль быел 13нче тапкыр уза һәм татар йорты темасына багышлана. Татар халкы өчен йорт – ул гади генә яшәү урыны түгел, ә үзенә күрә бер дөнья: хәтер, тәрбия, осталык, матурлык, ягымлылык тупланган мохит. Шуңа күрә йорт эчендәге бизәлеш, көнкүреш әйберләре, милли элементлар быелгы фестивальдә үзәк урынны били. Быелгы фестивальнең максаты – заманча дизайнерлар иҗат иткән әйберләр ярдәмендә фатир яки йорт интерьерын татар стилендә бизәп булуын күрсәтү.

2023 елда «Печән базары» фестивалендә Fashion Tatar мода күрсәтүе оештырылды, аның бурычы – «Печән базары» дизайн-маркетында тәкъдим ителгән әйберләр белән заманча татар образы тудырып булуын ассызыклау иде. Быел исә без заманча дизайнерларның эшләнмәләре ярдәмендә татар стилендә интерьер булдырырга һәм йортны милли рухта җиһазландырга мөмкин икәнен дәлилләргә ниятлибез. Фестиваль программасында: дизайн-маркет, балалар һәм олылар өчен остаханәләр, лекторий, фотоаланнар, чәй әчү йоласы, кино, заманча татар музыкасы, «СалаваTik» балалар төркеме концерты һ.б. чаралар каралган. Биредә Казаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән дизайнерлар, кул эшләре осталары, милли рухтагы әйберләр җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Балалар өчен махсус иҗади остаханәләр, уйнау, өйрәнү, күңел ачу мәйданчыклары оештырыла. Фестиваль вакытында балалар өчен шулай ук «СалаваТik» балалар төркеменең концерт программасы оештырылачак.

Моннан тыш, театр сәнгатен сөючеләрне иммерсив спектакльләр көтә, ә белемгә һәм фикер алышуга тартылучылар «Ачык университет» лекториясендә катнаша ала.

Шул ук вакытта шәһәр кунаклары өчен Кабан буе буйлап аудио-променадлар, тематик экскурсияләр планлаштырыла. Кичке якта «Печән базары» мәйданында заманча татар музыкасы, этно-джаз, балалар өчен концертлар һәм халыкчан чыгышлардан торган бай музыкаль программа тәкъдим ителәчәк: сәхнәдә яшьләр яратып өлгергән «Yummy Music», «СалаваТik» төркеме һәм Айдар Ниязов җитәкчелегендәге оркестр чыгыш ясаячак. Фестиваль барышында тематик фотоаланда истәлеккә фотосурәтләр ясарга һәм үләннәр белән чәй әзерләү осталыгына өйрәнергә мөмкин булачак – монда татар чәй эчү йоласы буенча остаханәләр узачак.

Моннан тыш, быел беренче тапкыр «Татар винтаж» – милли стильдәге винтаж әйберләр сату-алмашу мәйданчыгы оештырылачак. Быелгы фестивальнең төп темасы – татар йорты интерьеры. Шуңа бәйле рәвештә, лекцияләрдә татар халкының яшәеше, интерьерга салынган мәгънә, бизәлештә традицияләр белән заманча элементларның бәйләнеше, гомумән, татар халкының көнкүреше турында белеп булачак. Спикерлар арасында сәнгать белгечләре һәм тарихчылар гына түгел, ә архитектура осталары һәм интерьер дизайнерлары, шул исәптән Русиянең башка төбәкләреннән килгән белгечләр дә чыгыш ясаячак. Фестивальдә татар дизайнерлары, рәссамнар, кулинарлар, музыкантлар һәм башка иҗади индустрия вәкилләренең эшләрен күрергә мөмкин.

Быелгы фестивальдә бөтен дөньядан меңгә якын татар җыелачак «Милләт җыены» делегатларының да катнашуы көтелә.

ПРОГРАММА – МОНДА

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое