«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Бүген Татарстанда уртача эссе һәм шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы сакланачак.

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Бөтен республикада кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Боз явуы да мөмкин. Иртән кайбер урыннарда, шул исәптән ТР башкаласында да, төнлә төшкән томан сакланачак.

Җылы төннән соң Татарстан буенча һава көндез +23...+28 градуска кадәр җылыначак (республика башкаласында – +25...+27 градуска кадәр).

Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое