«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Рузил Миңнекәев Казанда көрәшә?

«Ак Барс» Көрәш сараенда «Слово пацана» сериалы йолдызы Рузил Миңнекәев катнашында көрәш буенча мастер класс узган.

Анда Россия театр һәм кино актеры Рузил Миңнекәев һәм көрәш буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Алексей Абрамов катнашкан. Бу хакта Россия Көрәш федерациясе матбугат хезмәте яза диелгән "Интертат"та

Туган шәһәре Нурлатта яшәгән вакытта Рузил Миңнекәев милли көрәш белән җиде ел шөгыльләнгән. 

«Тренировка барышында актер көрәштә үзенең осталыгын күрсәтте һәм спорт аша мәдәни мирасны саклауның мөһимлеген ассызыклап, катнашучыларга үз тәҗрибәсе турында сөйләде. Алексей Абрамов, үз чиратында, мастер-класс үткәрде, көрәш техникасы һәм ярышларга әзерләнү серләре белән бүлеште», – диелә хәбәрдә.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое