«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Сентябрьдән хезмәт хакы ничек түләнәчәк?

Быел сентябрьдән хезмәт өлкәсе буенча кайбер үзгәрешләр гамәлгә керәчәк.

Бу хакта депутат Алексей Говырин RT каналына биргән әңгәмәсендә белдерде.

«Хезмәткәрләр өчен төп яңалык – төнге сменалар өчен түләү кагыйдәләре үзгәрә. Хәзер минималь өстәмә федераль дәрәҗәдә беркетелде: сәгатьлек тариф ставкасынан яисә окладның 1 сәгать өчен исәпләнгән өлешенең кимендә 20 проценты күләмендә булырга тиеш», – диде ул. Бу турыда РИА Новости яза. 

Моннан тыш, уртача хезмәт хакын исәпләү тәртибендә дә җитди үзгәрешләр була: яңа документка ял акчасын, командировкалар өчен түләүләрне һәм чыгару («выходное») пособиеcын исәпләгәндә кертелергә тиешле түләүләрнең аерым исемлекләре өстәлгән.

«Интертат»

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое