25-31 август көнннәрендә «Волга» Яшьләр үзәгендә чираттагы Татар яшьләре көннәре узачак.
35-еллык тарихы булган әлеге чара илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә йөзләгән татар оешмасы, 50дән артык татар гаиләсе барлыкка килүгә сәбәпче булды. Төрледән-төрле проектлар гамәлгә ашырылып килә. Әлеге көннәрнең нинди зур роль уйнавы бу фактлардан гына да күренеп тора.
Быел Татар яшьләре көннәренә илебезнең 28 төбәгеннән 150 делегат җыелачак. Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар каралган. Моннан тыш, делегатлар вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре, шәҗәрәләр төзү, психология юнәлешләре буенча белемнәр туплый алачак. Сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдән танылган шәхесләр белән очрашулар планлаштырылган. Очрашулар лекцияләр, мастер-класслар, панель дискуссияләр, әңгәмәләр форматында узачак һәм катнашучыларга сораулар бирергә, үз идеяләре белән уртаклашырга, файдалы элемтәләр урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Һәр елны уздырылып килүче «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре үтәчәк.
Татар яшьләре көннәрендә «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Росмолодёжь тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Регион для молодых» федераль программасы нигезендә, бөтен Рәсәйдән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары өчен стажировка мәйданчыгы оештырылачак.
Нет комментариев