Казанда бәйрәм намазы кояш чыкканнан соң 30 минуттан укылачак, әмма Корбанның бәйрәм чаралары бераз иртәрәк башланачак.
Быел изге бәйрәм 6 июньдә билгеләп үтелә.
«Бу көнне тулысынча тәһарәт алырга (госел), иң яхшы киемнәрне кияргә кирәк, чөнки бу Исламда бик мөһим бәйрәм. Бу көнне ир-атларга мәчеттә күмәк бәйрәм намазы уку мәҗбүри».
• 2:00 - 3 00 – Иртәнге намаз;
• 3:00 – 3:30 – бәйрәм вәгазе;
• 03:30 – Гает намазы (бәйрәм намазы);
• 03:40 – хөтбә, Коръән уку, дога кылу.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте (кирәкле гамәле) буенча, бу көнне мөселманның беренче ашаган ризыгы Корбан ите белән пешерелгән ризык булса хәерле.
Намаз тәмамланганнан соң махсус билгеләнгән урыннарда корбан хайваннарын чалу башланачак. Корбанны өч бәйрәм көннәренең берсендә – 10, 11, 12 Зөлхиҗҗәдә, яки 6, 7, 8 июньдә башкарырга кирәк.
5 июньнән 9 июньгә кадәр биш көн дәвамында дин тотучылар һәр намаздан (фард) соң нибары 23 тапкыр (5 июньдәге иртәнге намаздан 9 июньдәге кичке намазга кадәр) тәкбир-тәшрик әйтергә тиеш. Ирләр тәкбир сүзен кычкырып, хатыннар пышылдап кына әйтәләр:
Транскрипция: «Аллаху Акбар, Аллаху Акбар! Ля иляха илляЛлаху уаЛлаху Акбар. Аллаху Акбар уа лиЛляхиль хамд».
Тәрҗемә: «Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, Аллаһтан башка иләһ юк, Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, Аллаһка барча мактаулар!»
Нет комментариев