Тинчурин театрының хәзерге бинасының киләчәге әлегә билгесез.
Бу хакта «Интертат»ка Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов болай дип хәбәр иткән:
«Әйе, хәзерге вакытта документлар ясала. Без бу хәбәрне бик әйбәт кабул иттек. Үсәргә кирәк бит инде, анда мөмкинлекләр зуррак, 2 зал бар: зур зал, кече зал. Аллаһ теләсә, матур гына итеп күчәрбез. Коллектив та әйбәт кабул итте. Күченү чоры гел тынгысыз була бит инде ул. Бер фатирдан икенчесенә күченгәндәге кебек. Андый гына әйберне узабыз инде. Настрой, оптимизм бар. Күченүнең төгәл датасы юк әле, әйткәнемчә, документ эше бара. Эше күп бит: камаллар үзләре китәргә, бинаны безгә тапшырырга тиеш, без үзебезнең бинаны тапшырырга тиеш. Тинчурин театрының хәзерге бинасының киләчәге әлегә билгесез», – дип сөйләгән җитәкче.
Тинчурин театры спектакльләрен әлегә үз бинасында куя.
Бу хакта тулырак мәгълүматны алга таба хәбәр итеп барырбыз. Яңалыкларны күзәтегез.
Нет комментариев