«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Тинчурин театры тамашачы йөрәген ремонтлый

Йөрәгенә ремонт эзләүчеләр арабызда күптер. Бу хәбәр сезне сөендерер...

4-5 сентябрьдә  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» комедиясе премьерасын тәкъдим итә.

Автор — язучы, драматург, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айгөл Әхмәтгалиева. Режиссер — Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Сөләйманов. Әлеге спектакль – яңа, 92 нче, театраль сезонның беренче премьерасы.

Спектакльнең иҗат төркеме: сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Лилия Сөләйманова, композитор — Васил Гафаров, ут кую буенча рәссам — Илдар Шакиров. Әйтергә кирәк, моңа кадәр бу пьеса Татарстанда – Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында, Башкортстанда – Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Оренбург өлкәсендә – Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театрында куелды.

Бу спектакль – Зиннур Cөләйманов сәхнәләштерә торган 50 нче, юбилей, спектакле.

Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә кайбер серләрне дә чиштеләр. Мәсәлән, төп рольләрнең берсен уйнаучы Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәиева: «Мин ул спектакльдә бөтенләй башка һәм бу миңа ошый!» диде. Ул анда зур гәүдәле, авыр хатын-кызны уйный икән... Ләкин барысын да әйтеп бетермәде, «спектакльдә күрерсез» диде.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое