Дөресрәге, 20-21 мартта К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Стоп, кода! Туй була!» комедиясенең премьерасы булачак.
Авторы – Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Наил Гаетбай, режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Комедия сәхнәдә гомүмән беренче тапкыр куелачак. Әлеге спектакль турында тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«Гаилә – җәмгыятебезнең иң беренче рәтләрендә тора торган төшенчә. Гаилә – илнең чагылышы. Ул нык булса, илебез дә шундый нык була. Әлеге гаилә мәсьәләләре белән бәйле пьеса минем күңелемә ошады. 20-25 ел элек язылса да, ул проблемалар әле дә көн кадагында. Без, яши-яши генә, гаиләнең нинди кыйммәткә ия икәнен аңлый башлыйбыз. Бераз яшьләр дә уйлансыннар иде, инде өлкәнрәк парлар да спекталь аша үзләренә читтән карасыннар иде», – дип фикере белән уртаклашты спектакль режиссеры Зөфәр Харисов.
Спектакльнең тематикасы турында Татарстанның халык артисткасы Лилия Мәхмүтова болай дип сөйләде:
«Мәхәббәт темасыннан тыш, бу пьесада төрле-төрле проблемалар ачыла. Минем Хәлимәм – мәктәп укытучысы. Профессиям буенча эшлим дип, бер бала белән калды. Ул яктан әлеге персонаж белән үземнең дә тормышым охшаш. Чыннан да, пьесада демография проблемасы күтәрелә, чөнки элек тә «бер бала – юк бала» дип әйтәләр иде. Гомумән, уйлап карасаң, монда, шулай ук, димләү, миһербанлык, ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләр, үз милләт кешесенә өйләндерү яки кияүгә бирү темалары да ачыклана», - дип тулыландырды ул.
Җыр текстлары авторы һәм комедиядә Айнурны уйнаучы актер — Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов. Ул спектакльдә кулланачак җырларның кайберсе рэп стилендә булачагы турында әйтте.
«Минем, персонаж буларак та, әйтәсем килә: пьеса нигезендә, шулай ук, үз-үзеңә тугры булып калу, үзеңнең бәхетең өчен көрәшү, ләкин, аңа карамастан, әти-әни сүзеннән чыгарга ярамый дигән фикер дә ята. Зөфәр абый әйтүе буенча, миңа эчемдә кайнаган хис-кичерешләрне җырларда ачып салырга кирәк иде. Шуңа күрә дә минем беренче җырым – ул протест. Анда «Нигә мине аңламыйлар?» дигән сорау барлыкка килә», - диде Илфак Хафизов.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, драманы куюга каранда, комедияне кую читенрәк.
«Кайберәүләр комедияне бик җиңел жанр дип уйлыйдыр, ләкин гел инанганым бар: күңелеңә сеңдерсәң һәм аңлый белсәң, комедиядә драмага караганда да күп мәгънә ята. Без шушы мәгънәне көлү аркылы җиткерәбез», – диде ул.
Шулай ук Фәнис Мөсәгыйтов театрның планнары белән уртаклашты:
«Иң якын гастрольләр Мәскәүдә 8-9нче апрельдә булачак. 25нче апрельдә Нальчикка да барачакбыз. 4-6нчы апрельдә безгә дә гастрольләр белән Кабардин театры киләчәк. Спектакльләр рус телендә булачак. Шулай ук, 22нче майда яңа музыкаль мелодраманың премьерасы чыгачак. Исеме әлегә сер булып калсын».
Зур шәһәрләрдә узучы гастрольләрдән тыш, К.Тинчурин театры кечкенә районнарга да спектакльләр күрсәтә.
«Театрның үзенчәлеге шунда ки, без күбрәк кеше бара алмаган районнарны, мәктәпләрне алырга тырышабыз. Ерак төбәкләрдә яшәгән балаларның Пушкин картасына билет алып, чараларга барырга мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә без спектакльләрне районнарга да барып күрсәтәбез», - диде театр директоры.
Әйтергә кирәк, «Стоп, кода! Туй була!» комедиясенең композиторы Ильяс Камал әле күптән түгел генә ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемен алды.
Эльза Минашаева
фото: Солтан Исхаков, Татар-информ
Нет комментариев