«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Яңалыклар

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә акчаны ничек янга калдырырга?

Акчаны янга калдыруның биш ысулы белән җәмәгать эшлеклесе, торак-коммуналь хуҗалык буенча эксперт Дмитрий Бондарь бүлешкән.

Ул иң кулай ысул дип су чыгымын киметүне атаган. 

Теш чистартканда, кулларны юганда, душ кергәндә яки савыт-саба юганда кранны ябып торсаң, су күбрәк экономияләнәчәк. Эксперт исәпләвенчә, мондый гамәлләр көненә дистәләгән литрны янга калдырачак.

Суны янга калдыруның тагын бер ысулы – ванна урынына душ керү. Бу су процедурасыннан 105 литрдан 125 литрга кадәр экономияләргә ярдәм итәчәк, дип саный Бондарь.

Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен счетларда экономияләү өчен савыт-саба юучы җайланма сатып алырга мөмкин. Эксперт сүзләренчә, мондый машина кул белән юуга караганда 43 литрга, хәтта 90 литрга азрак су сарыф итә. Иң мөһиме – аны тулысынча савыт-саба беләң тутырып куярга,кирәк. Шулай ук кер юу машинасы белән дә шулай эшләргә кирәк. 

Суны экономияләүнең бишенче ысулы – счетчиклар урнаштыру. Мондый җайланмалар сарыф ителгән су күләмен күрергә генә түгел, ә вакытында агып чыгуны да күрергә ярдәм итәчәк, дигән Бондарь.

чыганак: Татар-информ

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое