«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
«Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды
Новости
Яңалыклар

«Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.

Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйгедә Казандә яшәүче 14-35 яшьтәге яшьләр катнаша ала. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.

Гомуми приз фонды – 2 000 000 сум, диелә хәбәрдә.

«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза юлларга кирәк.

Конкурсның тулы шартлары, нигезләмәсе һәм гариза өчен формасы белән Вконтактедагы төркемдә танышырга мөмкин.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое