Казанда 29 июнь көнне безнең редакция дулкынланып көткән чара – беренче мультиформатлы VK Fest узды.
Масштаблы фестивальдә казанлылар һәм башка төбәкләрдән килгән 20 меңнән артык кунак ял итеп китте. Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды.
Бу фестиваль безнең күңелгә мәңге кереп калачак, чөнки ИДЕЛ VK Fest кысаларында үз мәйданчыгын – татар сәхнәсен тәкъдим итте! Биредә кунаклар Сабантуй уеннарында, остаханәләрдә катнашты, популяр татар музыкантларын тыңлады һәм журнал тышлыгы стилендә эшләнгән фотозонада истәлеккә фотолар ясады. Кыскасы, гөрләттек без VK Fest’ны!
Журналыбыз редакторы Рәмзия Галимова чарадан соң үз фикерләре белән уртаклашты:
«Казанда VK Fest узачагын белгәч, безнең дә бу фестивальдә катнашып, үзебез, татар мәдәнияте һәм милли кодларыбыз турында сөйлисе килде. Без, Татарстандагы бердәнбер яшьләр журналы буларак, бу эшкә теләп алындык. Республикабыз яшьләрен, аларның мохитен, зәвыгын күрсәтәсе килде. Фестиваль оештыручылары белән элемтәгә чыктык һәм алар безнең теләкне хуплады. Тарихта беренче мәртәбә шундый масштаблы VK Fest фестивалендә икенче сәхнә – татар сәхнәсе барлыкка килде! Без ул сәхнәдә үзебезнең музыканың төрле була алуын күрсәттек. Бездә бит эстрададан тыш рок та, рэп та бар. Моннан кала милли биюләр һәм уеннар белән тамашачыларның күңелен ачтык».
Безнең сәхнәдә Нурминский, GAUGA, «Хижина Музыканта», Марат Яруллин, Ilgiz & Malsi Music, Al Su һәм Elina чыгыш ясады. Милли мотивлар фестиваль кунакларын битараф калдырмады.
ИДЕЛ тормышына зилзиләдәй килеп кергән һәм бар редакцияне берничә ай янып йөрергә мәҗбүр иткән 2025 елгы VK Fest безнең йөрәктә мәңгегә үз урынын тапты һәм тагын да зуррак үрләргә илһамландырды. Димәк, киләсе зур матур чараларда очрашканчы! Ә хәзер, әйдәгез, Фирүзә Вәлиева төшергән фотоларны карыйк! – ФОТОРЕПОРТАЖ
Автор: Екатерина Брыжак, Зөләйха Камалова
Нет комментариев