Казанныкын рәссам, иллюстратор Гүзәл Гарипова ясаган.
Мәскәү, Петербург, Сириус, Казан һәм Чиләбе өчен билетлар сериясен популяр рәссамнар бизәгән. Һәр шәһәр VK Festының – үз авторы һәм үз дизайны. Проектта Витя Повезло, Антон Логос, Гүзәл Гарипова, Маша Богатова һәм Эрик Мусин катнашкан. Билетлар 29 майдан 13 июньгә кадәр сатыла: бәяләре стандарт, әмма саны чикләнгән.
Мәскәүдәге VK Fest өчен сурәтне рәссам, дизайнер Эрик Мусин ясаган. Үз проектларында ул аскетик минимализм яклы.
Петербургта фестиваль кунаклары мультимедиа рәссамы Маша Богатова рәсеме белән билетлар сатып ала алачак. Автор үз эшләрендә уңайлылык һәм визуаль метафораларын кулланып, шәхси тормышынын сурәтли.
Сириуста VK Fest өчен махсус дизайнда билетларны рәссам, фотограф Антон Логос ясаган. Антон үз эшләрендә абстракцияләр куллана.
Казанда узачак фестиваль билетларында – рәссам Гүзәл Гарипова рәсеме. Автор графика, стена рәсеме, китап һәм сәхнә иллюстрациясе белән эшли. Гүзәл үз проектларында милли мәдәнияткә, әдәби мираска һәм заманча визуаль формаларга мөрәҗәгать итә.
Чиләбедә билетларны Витя Повезло иллюстрациясе бизи. Ул беркатлы сәнгать эстетикасында эшләүче рәссам. Автор зур дөньяны бала күзләре белән күрсәтә, катлаулы концепцияләр турында аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп сөйли.
Сатып алынган эксклюзив билет белән бергә кунаклар ВКонтактедагы үз битләре өчен шул ук дизайнда цифрлы тышлык ала алачак. Билетның һәр хуҗасы авторның оригиналь картинасын уйнатуда катнаша алачак. Уен 16 июньдә ВКонтакте рәссамнары битләрендә узачак. Җиңүчеләрне рандомайзер ярдәмендә билгеләячәкләр һәм шул ук көнне аларның исемнәре билгеле булачак, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев