«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Вакыйгалар

Метеорда Удмуртиягә сәяхәт

Җәй бетәргә әле бер ай бар! Ялыгызны кызыклы һәм файдалы үткәрергә теләсәгез, әлеге язма сезнең өчен.

Июль уртасында «Казан-Сарапул» елга рейсы үз эшен башлап җибәрде. Әлеге маршрут «Бөек Идел юлы» проектын тагын бер юнәлеш белән баетты. Ә елга рейслары географиясен киңәйтү «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проектының ил буйлап сәяхәт иткәндә, Россия гражданнары өчен уңайлы шартлар тудыру бурычын хәл итүгә ярдәм итә.
Сәяхәт хакында Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитеты һәм Удмуртия Республикасы туризм министрлыгы журналистлар өчен оештырган тур кысаларында сөйләрмен. Киттек!

11 сәгать метеорда

Без 1 август иртәнге сәгать 6да Казаннан Сарапулга метеорда юл тоттык. Йөзә белмәгән мин, сукоярга, бу яңалык иде! Курку хисе транспортта ярты сәгать бару белән юк булды. Идел, Чулман елгаларының киң булуларына сәяхәттә тагын бер кат төшенәсең икән аны! Юлыбыз 11 сәгать чамасы булгандыр. Әйе, теләсә кайсы юл алҗыта. Әмма вакытны китап укып, музыка тыңлап яисә инде йоклап уздырып була. Тамак ялгап аласың килсә, метеор бортында кафе урнашкан. 

Маршрутның бер кимчелеге бар: аудиогид каралмаган. Удмуртия Республикасының Туризм министрлыгы аудиоэкскурсия булдыру өстендә эшләүләрен хәбәр итте. 

Сарапул

Сәүдәгәрлек белән танылган Сарапул безне җылы кояшы белән каршы алды. Шәһәрнең тарихына театраль күренеш чумдырды. Шулай ук удмурт халкының милли ризыгы — перепечтан да авыз иттерделәр. 

«Сарапул» дигәч,  шәһәрнең килеп чыгышы иң беренче чиратта кызыксыну уята. Бу хакта тәфсилләп шәһәр гиды Вадим Конюхов сөйләде. Шәһәр исеме турында иң популяр версия — чуваш телендә «сара пул», ягъни монда зур күләмдә булган сары балык. Хәзер ул Кызыл китапка кертелгән – аны тотарга ярамый. 

Башенин дачасы 

Сарапулда тарих хөкем сөрә. Аның урамнарын XIX-XX гасыр йортлары бизәп тора. Мин биредә үземне чын мәгънәсендә үткән гасырларда туган кеше итеп хис иттем. Аеруча Башенин дачасында булганнан соң. Ул 1909 елда шәһәр башлыгы, сәүдәгәр П.А.Башенин өчен төзелә. Бу ике катлы йорт — модерн стилендәге Россиядәге провинциаль биналарының берсе. Аның беренче каты кунаклар кабут итүгә каралган булса, ә икенчесендә хуҗаларның йокы бүлмәләре урнашкан. Кызыклы факт: заманында бу йортта 20шәр чынаяк чәй эчә алганнар (ул кешенең статусын билгеләгән).

Чайковскийның туган ягы — Воткинскта

Пресс-турның икенче көнендә бөек композитор Петр Чайковскийның туган шәһәре — Воткинскка кузгалдык. Сәяхәтебез музыкант йортыннан (хәзерге көндә музей-йорт) башланды. Безне биредә үз эшен яратып башкаручы, Россиянең яхшы гидларының топ-3нә кергән Маргарита Метлякова каршы алды. Аның тарихны шулай кызыклы итеп сөйли белүенә таң калдым! 

Воткинскка килә калсагыз,Чайковский йортына килергә киңәш итәм. Композиторның биографиясе, балачагы, әти-әнисе хакында зур күләмдә кызыклы мәгълүмат һичшиксез алачаксыз! Әлеге музейга Җир шарының төрле почмакларыннан ел саен меңләгән турист килә. 

В.С.Высоцкий исемендәге сквер

Шәһәр үзәгендә Владимир Высоцкий исемендәге сквер урнашкан. Биредә музыкантның һәйкәле урын алып тора. Ә образы «Место встречи изменить нельзя» фильмыннан алынган. Һәйкәл тирәли таксофоннар тезелеп киткән. Трубканы алып,  төймәгә басу белән Высоцкий җырлый башлый. 

Кызыклы факт: Высоцкий беркайчан да Воткинск шәһәрендә булмаган. Моңа карамастан, шәһәр халкы аның иҗатын ярата. Ә 2016 елда биредә музыкант исемендә сквер  ачыла. 

Воткинск буасы буйлап

Воткинскның йөрәген завод дип йөртәләр. Ә җаны — аның буасы. Чыннан да, Удмуртиянең әлеге шәһәрен сусыз күз алдына да китереп булмый. 

Спойлер: минем кечкенә хыялым чынга ашты. Яңгыр сибәләүгә карамастан, Воткинск буасын катамаранда гиздек. Мондагы матурлык, мондагы саф һава... Үз күзләрең белән күрергә кирәк бу гүзәллекне. 

Нәтиҗә ясап шуны әйтәм, теләгең зур булса, ике көн эчендә дә сәяхәт кылып була. «Казан-Сарапул» елга рейсы атна саен пәнҗешәмбе көнне 5 сентябрьгә кадәр гамәлдә. 

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое