Данияр Соколов исемен беренче мәртәбә Черек күл паркында ишеттем.
Паркта Камал театры оркестры Хаяо Миядзаки мультфильмнарыннан һәм Гарри Поттер фильмнарыннан музыканы уйнарга тиеш иде. Алар уйныйсы көнне Черек күлдә алма төшәр урын да юк иде, таныш булмаган кешеләр, уңайлырак булсын өчен, бер-берсенә терәлеп утырдылар. Камал театры оркестрын балачактан Фуат абый Әбүбәкеров белән ассоцияләгәнгә, дирижёр урынында яшь кенә егетне күреп гаҗәпкә калган идем. Янымда утырган кызларның сөйләшүеннән генә бу егетнең Камал театрында яңа дирижёр һәм оркестр җитәкчесе Данияр Соколов икәнлеген белдем.
Камал театрының музыкаль эшчәнлеге күпмедер вакытка тынып торган кебек булган иде, әмма Данияр килү белән ул яңа көчкә эшли башлаган сыман. Нәтиҗәләрен вакыт күрсәтер. Ә без Даниярның үзе белән сөйләшеп алырга булдык.
«ЧЫН ТАЛАНТЛАР ДА, ЯРДӘМ ИТЕП ТОРУЧЫ БУЛМАГАЧ, ИҖАТТА ҮЗЛӘРЕНӘ УРЫН ТАБА АЛМАДЫ»
– Миядзакины уйный башлавыгыз турында сөйләгез әле, ничегрәк булды ул?
– Сез Дзё Хисаси музыкасын күздә тотасыздыр. Гомумән алганда, без аны Sforzando коллективы белән инде байтактан, Камал театрына килгәнче үк уйнаган идек. Әле аспирантурада укыганда мин музыкантлар өчен фонд – иҗтимагый үзәк ачтым, без зур чыгышлар, төрле экспериментлар ясадык, шәһәрне музыкальләштерергә тырыштык, Казанда, Зөядә беренче опен-эйрлар ясадык. Шул исәптән популяр музыканы оркестр белән уйнадык.
– Фонд ачу идеясе ничек килде соң? Sforzando нәрсә дигәнне аңлата?
– Бервакыт өйдән чыкканда, чүплек янында яткан пианиноны күрдем. Үзем пианист булгангамы, күңелем сулкылдап куйды. Әти-әни мондый инструмент алыр өчен күпме эшләргә, көч түгәргә кирәклеген балачактан ук сеңдереп калдырдылар. Акчаң булса да, чират торырга, көтәргә кирәк булган әле элек. Музыкантларга инструмент сатып алу шактый мәшәкатьле нәрсә, үзләренә генә сәхнә тоту өчен дә шактый күп көч куярга кирәк. «Sforzando» – итальян сүзе, музыкаль термин, аны «көч кую», «көчәю» дип аңларга була. Минемчә, бу сүз безнең эшчәнлеккә туры килә. Музыка белән генә яшәве бик кыен. Мәсәлән, музыка көллиятеннән соң, бик күпләр тормышта югалып кала, моны күп мәртәбә үз күзләрем белән күрдем, курсташларым кайсы кая юкка чыкты, чын талантлар да, үстереп, ярдәм итеп торучы булмагач, иҗатта үзләренә урын таба алмады. Sforzando музыкантларга ярдәм итү өчен, аларны сәхнәгә чыгару, таныту өчен ясалды. Максатыбыз Татарстанга классик музыканы ишеттерү иде. Башта барысы да энтузиазм белән генә эшләнде, инструментларны аерым кешеләрдән эзләп табып төзекләндерә идек. Соңрак бераз күренә башлагач, Мәдәният министрлыгы һәм Минтимер Шәрип улы Шәймиев та безгә ярдәм күрсәтте.
«МУЗЫКА МИНЕ БАЙТАК ҖИРЛӘРГӘ «АЛЫП БАРДЫ»
– Сез үзегез музыка белән ничек шөгыльләнә башладыгыз соң?
– Мин шактый иҗади гаиләдән, әтием Россиянең атказанган артисты, әнием ТЮЗда актриса булып эшләде. Балачактан ук музыка һәм җыр сәнгате минем өчен табигый нәрсә иде. Әмма мин башка балалардан аерылып торганмындыр дип уйламыйм, музыка мәктәбенә йөрисе килмәгән вакытлар да булды, футбол, баскетбол уйнау ошый иде. Шулай да үзенә күрә дисциплина һәм әти-әнинең үрнәге тәэсир иткәндер. Ә бәлки генетика да, мәсәлән, рояль миңа шактый җиңел бирелде. 14 яшьтә беренче мәртәбә Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында чыгыш ясагач һәм тамашачылардан энергия алгач, күңелемдә сәхнә тоту теләге туды. Шуннан актив рәвештә төрле бәйгеләргә, фестивальләргә йөри башладым. Аннан дөнья буйлап та йөреп алдым. Музыка мине байтак җирләргә «алып барды». Гомумән, музыкант кеше өчен чит илләрдә йөреп кайту, башкаларны тыңлау, башка мәдәниятләргә кагылу – зур тәҗрибә һәм үсешкә этәргеч, чөнки музыка – универсаль тел һәм ул һәрвакыт күнекмәләр таләп итә, спорт кебек кыскасы.
Хәзер, кызганыч, читкә чыгу берникадәр авырайды. Әмма шул ук вакытта яшьләр тик утырмый, яңа проектлар барлыкка килеп тора. Хәзер, мәсәлән, «Идиллия арт» дигән фонд бар. Яшьләр классик музыканы пропагандалый – шундый хәрәкәт булуы бик шәп.
– Фондлар нәрсәгә кирәк соң?
– Фонд ул – коммерцияле булмаган оешма, үзенә күрә дәүләт органнары һәм министрлыклар белән гади кеше арасында арадашчы кебек. Фонд исеменнән дәүләттән ярдәм сорарга, грантлар отарга була. Без, мәсәлән, үзебезнең фонд белән Президент гранты җиңгән идек. Фонд махсус инстанцияләрдә теркәлә. Кемдер аның белән туктаусыз шөгыльләнергә тиеш, әлбәттә. Фонд танылган булса, җиңелрәк. Без шуңа күрә туктаусыз төрле проектлар уйлап таба идек. Мәсәлән, Россиядә, бәлки, дөньяда ук беренчеләрдән булып пианистлар оркестры ясадык. 11 фортепианодан торган оркестр белән ачык һавада концертлар куйдык. Аннан бу форматны Мәскәүдә шәһәр көнендә кулландылар һәм безне искә алдылар. Соңрак безгә күбрәк инструментлар кушылды, барлык шәһәр чараларына чакырулы булдык.
– Сез анда дирижёр идегезме?
– Мин фондка нигез салучы, сәнгать җитәкчесе һәм пианисты булдым. Дирижёрыбыз Евгений Сакмаров иде, соңрак ул Канадага укырга ките. Яңа кеше эзләргә вакыт булмаганлыктан, «дилбегәне» үзем тоттым. Бу бик авыр эш булып чыкты. Берничә концерттан соң, дирижёрлыкка укырга кирәклеген аңладым. Чөнки дирижёр бөтен инструментларның нечкәлекләрен белергә тиеш.
«АЛАРНЫ ТАЛАШЫП АЛЫРГА ТУРЫ КИЛӘ»
– Без, гадәттә, дирижёрның аркасын һәм бер тылсымчы сыман таяк болгап торганын гына күрәбез. Дирижёр, гомумән алганда, нәрсә эшли соң ул?
– Тылсым инде (көлә). Бик кызык билгеләмә бирдегез әле. Гомумән алганда, таяк ул кул озынрак булсын өчен генә. Ансыз да дирижировать итәргә була. Дирижёр – музыканың камил булуы өчен җаваплы кеше. Композитор язып калдырган партитураларны дөрес итеп уйнау өчен җаваплы. Менә оркестрда уйнаган скрипкачыны күз алдына китер: ул үзе уйнаганын һәм иң якында утырган музыкантны ишетә, әмма оркестрның икенче башындагы музыкантларны инде ишетми. Дирижёр – режиссёр кебек, сәхнәдә барганны: җырчыны һәм бөтен музыкантларны берләштереп, әз генә алданрак реакция күрсәтеп, тамашаны бер организмга әйләндерергә тиеш. Шул вакытта тылсым килеп чыга. Әмма музыка белән шөгыльләнү – дирижёрның 5 процент эше генә. Кәгазь эше, кешеләр белән эшләү, партитуралар эзләү, төзекләндерү бик күп вакыт һәм көч таләп итә. Оркестр – бер завод кебек, театр эчендә булгач, завод эчендәге завод дияргә дә була.
– Камал театрында оркестр белән уйналган спектакльләр алай күп түгел бит…
– Күп түгел, без бу юнәлештә бик актив эшчәнлек алып барабыз, менә «Башмагым»ны куйдык, бу зур сынау һәм күп көч тәлап итә торган эш булды. Әмма, минемчә, шәп чыкты. Алга таба Әнвәр Бакировның «Су анасы»н әзерлибез. Күбрәк тә әйбер куелыр иде, әсәрләр дә җитәрлек, әмма композиторларга партитуралар табу бик кыен. Без менә үзара татар композиторлары БӨЕК дибез, алар чыннан да бөек, әмма аларның әсәрләре бөтен дөньяда яңгырамый. Моның бер сәбәбе – партитураларың ачык кулланылуда булмавы. Аларны каяндыр казып, чокып, талашып алырга туры килә. Аларны камил вариантта бөтен кеше, яшь музыкатлар да алып уйный торган булырга тиеш. Бу бит нигез. Мин Камал театрына эшкә килгәндә, анда, татарларның үзенә күрә «сәнгать мәккәсендә» партитуралар кызыл бәрхет белән тышланган бер сандык эчендә мине көтеп утыралар, дип уйлаган идем. Әмма алай булып чыкмады. Бүгенге көндә мин аларны туплау эше белән дә шөгыльләнәм.
– Оркестрның башка концертлары да булып торамы?
– Бик күп концертлар куябыз, мәсәлән, әле күптән түгел генә «Яңа» дигән проект концертын уйнадык. Күпләр аның турында белми, «яңа» дип аталса да, артык яңа түгел, инде өч еллап бара. Без яшь композиторларның әсәрләрен оркестр белән яңгыратабыз, бу бик зур һәм кызыклы эш, чөнки алар үзләре дә нәрсә язганнарын читтән ишетә ала. Гомумән, мин бөтен кешегә моны әйтәм: без яңалыкка ачык, композиторлар, эшләрегезне алып килегез, шәхсән миңа алып килсәгез дә була.
– Сез татарча сөйләшәсезме?
– Аңлыйм, сөйләшә дә башлармын. Мин катнаш гаиләдән бит. Әнием рус, әтием Нижгар татары. Ул бүгенге көндә шәҗәрәбезне төзи. Минем ата-бабаларым 1640 елларда Түбән Новгородта мулла булган. Берсенең исеме – Самирхан бине Габделзамид бине Сәйфулла Сакалов. Ул иран шәехе һәм императоры бүләкләренә ия булган. Тагын Соколов Мөхәммәт-Фатих Хөсәенович һәм Соколов Садек Хөсәенович исемле туганнарым бар. Алар җәмигъ мәчете төзеткән. Фамилиям аксакал сүзеннән чыккан дигән фараз да бар. Әле аны ачыклыйсы булыр.
Фото: Фирүзә Вәлиева
Нет комментариев