Аны белмәгән кеше юктыр, булса да, сирәктер. Тышлыгыбыз герое – танылган музыкант, видеоблогер, җырчы Раил Арсланов!
Мин аның белән Казандагы концертында таныштым. Хәер, интернетта видеоларын аңа кадәр дә даими карап, харизмасына, ихласлыгына соклана идем. Концертында ул – тамашачысына тагын да ачык һәм хисле. Өстәвенә, Раил татарча шундый камил һәм матур сөйләшүе белән телебезне дә популярлаштыра. Татар мәдәниятен, телен үстерүгә өлеш керткәне өчен, ул «Ел шәхесе» буларак танылды, аның эшчәнлеге «Татарстанда иң шәп медиапроект» буларак бәяләнде.
Тормышта Раил Арсланов нинди кеше? Нинди уй-хыяллар белән яши? Мондый уңыш артында нинди серләр һәм авырлыклар яшеренгән? Ниһаять, без болар хакында Раил белән иркенләп сөйләштек.
Мин Сукояр йолдызлыгында тудым.
Иҗат кешесе буларак, мин уйчан, максатчан кеше. Яшем утызга якынлашканда тормыш принципларым да барлыкка килде. Мәсәлән, минем көнем билгеле бер графикка корылган. Көнемне спорт, видео төшерү, монтажга багышларга ниятләгәнмен икән, үземә кемнеңдер комачаулаганын өнәмим. Эшемне төгәлләгәч кенә иркен сулап тегендә-монда барам. Мәхәббәттә дә карьера җиңде – йөргән кызыма вакытымны җиткерә алмадым. Шуңа күрә булачак тормыш иптәшем мине аңлый торган кеше булсын иде дип телим.
Ун ел элек мин үзалдыма 30 яшькә кадәр карьерада уңышка ирешергә кирәк дигән максат куйдым.
Һәм уңышлы килеп чыкты кебек. Әйе, әле тагын да ныграк үсәргә була, әмма аудиториям алдында үз дәрәҗәм инде бар.
Башлангыч чорларда мине беркем дә белми, ышанмый иде. Студент вакытта акча да юк, өмет һәм хыяллар гына була бит ул – мине шулар гына җылытты. Килеп туган беренче авырлык – аудитория җыю иде.
Битбокс белән мавыга башлагач, мәктәптә миңа көлеп карадылар.
Классташларым «авыздан төкерүгә охшаган» дип, ул яңа жанрны кабул итеп бетермәде. Ләкин мин аңа карап кына туктап калмадым – битбокс ясап видеолар төшердем. Күпчелек видео, акустика яхшы чыгу сәбәпле, юыну бүлмәсендә төшерелә иде. Берсендә информатика дәресендә шундый видеоларымның берсен зур экранда күрсәтмәсеннәрме! Өстәвенә, ул дәрескә башка класс та кергән иде. Күп кеше каршында оялып кызарганымны әле дә хәтерлим. Иң кызыгы – укытучым минем үз тавышым белән битбокс ясаганга ышанмады. Бу минем өчен «димәк, яхшы килеп чыккан» дигән нәтиҗә булды.
Музыкага мәхәббәтем Рафаил бабам аша уянды – ул баянда, гармунда уйный иде.
Аның гаилә белән җыелганда яки төрле мәҗлесләрдә уйнаганын балачакта күреп-тыңлап үстем. Шуңа күрә баян минем тормышымда иң беренче музыка уен коралы булды. Без музыкаль гаилә булмасак та, бабам уйнаганга әбиемнең кушылып җырлаганын, әтиемнең чит ил музыкасы тыңлаганын хәтерлим. Баян белән кызыксынуымны күреп, мине музыка мәктәбенә бирделәр. Анда 5 ел баян, 3 ел гитара курсына йөрдем.
Укыганда баянны яратмадым. Тормышымны аның белән бәйләячәгемне күз алдына китерми идем.
Беренчедән, баян бала өчен авыр инструмент. Икенчедән, ул заманча түгел һәм аны тотарга уңайсыз. Заманча булмагач, күпләр аның белән кызыксынмый, чөнки баянда классика һәм халык көйләрен генә уйнарга мөмкин. Ә гитарада танылган җырларны башкарырга була һәм аны кеше заманча итеп кабул итә. Шушы уйларым аркасында мин баянны заманча итеп күрсәтүне максат итеп куйдым.
2010 елда ютубта беренче каналымны ачтым.
Ләкин ул уңышлы эшләп китмәгәч, 2015 елда яңа каналга күчтем – анысын инде «Хижина музыканта» дип атадым. Хәзерге көндә каналымда 3 миллион язылучы бар. 2021 елга кадәр гитара дәресләре, төрле каверлар, үзем иҗат иткән җырларны урнаштырдым. Соңрак баян белән видеолар төшерә башладым. Чат-рулетка белән мавыгуым да шул вакытка туры килде – дөньяның теләсә кайсы почмагындагы кеше белән «күрешеп», битбокс белән баянда уйнадым һәм аларның реакцияләрен төшердем. Мондый видеолар миллионлаган караулар җыйгач, үземнең дөрес юнәлештә икәнлегемне аңладым.
Билгеле, караулар саны кинәт кенә артмады, әз-әзләп җыелды.
Аеруча армиядә төшерелгән видеолар көтеп алынды, аннан кайтканнан соң, Бауманда очраган кешеләргә гитарада җырлап, экспериментлар төшердем. Шулай итеп, каналымда яңа рубрикалар барлыкка килде. Беренчесе – чат-рулетка, икенчесе – экспериментлар һәм өченчесе – танылган йолдызлар җырлары белән бәйле рубрика. Шуларның икесе хәзер дә уңышлы дәвам итә.
Проектны халыкара дәрәҗәгә күтәрү өчен инглиз телен өйрәнә башладым.
Мәктәптә өйрәнгәннәрем генә җитмәгәч, соңрак репетиторга йөреп карадым. Телне камилләштерергә теләсәң, аны даими кулланырга кирәк. Чат-рулетка төшерә башлагач, телне тирәнтен өйрәнергә дип максат куйдым. Өстәвенә, чит илгә дә чыга башлаган идем.
Чит ил дигәннән, мин сәяхәт итәргә яратам.
Соңгы ике елда күп йөрдем. Иң ошаган илләр – Япония һәм Норвегия. Япониядә йомшак, ачык күңелле кешеләр яши. Мин анда баргач, үземне тыныч хис иттем, бер сүз белән – «дзен тоттым». Ә Норвегия үзенең чиста, бай табигате белән җәлеп итте. Анда тормыш дәрәҗәсе бөтенләй башка. Мин яр буенда ятып ял итә торган кеше түгел. Сәяхәткә баргач та оператор дустым белән видеолар төшерәбез. Гомумән, сәяхәт ял итүдән генә тормый: син вакытны гел юлда үткәрәсең, килеп туган проблемаларны хәл итәсең. Сәяхәттә кешедән ял итәм. Кич белән җыр язам, үз уйларымда яшим.
Мин – интроверт.
Күп вакыт ялгызлыкта эшлим. Бәлки шуңа күрә дә Бауман кебек урамнарда йөрергә бик яратмыйм. Казанда иң яраткан урыннарым – Миллениум күпере, Ривьера тирәләре.
Минем аудиториядә хәзер бөтен яшьтәге кешеләр бар: балалардан башлап әби-бабайларга кадәр.
Күпчелеге – 30-50 яшь аралыгындагы кешеләр. Минемчә, үсмерләр концертка интернеттагы блогым белән таныш булганга киләләрдер. Дөресен әйткәндә, 13 яшьтән 20 яшькә кадәргеләр бик йөрми. Аларның кызыксынулары, карашлары башка.
Концерт темасына кире әйләнеп кайтсак, урамда зур фестивальләрдә чыгыш ясарга яратам.
Узган елны Россия көнендә 12 мең кеше алдында чыгыш ясадым. Бу минем өчен зур бер имтихан булды. Хәзер инде күңел шундый масштабка тартыла, чөнки квартирниклар иҗатымда күп булды. Алда – зур сәхнә.
Хәзерге вакытта студия эшенә чумдым.
Яңа җырлар, видеолар әзерлим, ел азагында чыгачак альбомны туплыйм. Көзен яңа тур буенча төрле шәһәрләргә йөри башлыйбыз. Бу юлы Чиләбе, Сочи, Краснодар һәм Минскны өстәдек. Статистика буенча анда мине күпләп карыйлар. Киләсе елда юбилеема Мәскәүнең зур концертлар залында 3 мең кеше җыярга ният бар. Казандагы тамашачымны Пирамидада узачак концертыма чакырачакмын.
Узган ел «Мин татарча сөйләшәм» концертында минем чыгыш алдыннан ут сүнде…
Минем белән аңа кадәр мондый көтелмәгән очраклар булганы юк иде. Шулай да үземне кулга алдым һәм баян белән сәхнәгә чыктым. Халык мине шундый дәррәү алкышлар белән кабул итте. Кич. Яңгыр сибәли. Мин баянда уйныйм. Миңа кушылып яшьләр җырлый. Рәхәт. Бу тәҗрибә уңышлы булды. Табигать, кайбер шартлар һәм кемнәрдер каршы булуына карамастан, без башкарып чыктык дип саныйм.
Минем проектлар аша татар теле белән кызыксынучылар саны артты.
Мин татар телендә генә җырламыйм, әмма язылучыларым татар икәнемне белә. Телебезгә хөрмәт йөзеннән җырларның тәрҗемәсен сорыйлар, мин еш кына туры эфирда тәрҗемә итәм. Рус телле кешеләр минем белән якынрак булу өчен татар телен өйрәнә башлады. Алар минем татар телендә биргән интервьюларны аңларга тели, концертымны карарга Казанга килә, татар мәдәнияте белән кызыксына. «Идел»нең май саны чыккач, сатып алырга теләячәкләр.
Иҗатымның шушы этабына җиткәндә , уңыш һәм уңышсызлыклар турында уйланам.
Һәм шундый нәтиҗәгә киләм: экспериментларны элек күбрәк төшерергә кирәк булган икән. Гомумән, эксперимент һәрвакыт кирәк, бер генә урында утыру үсешкә китерми. Икенчедән, стабильлек һәм үз эшеңне ярату мөһим. Өченчедән, ихласлык. Үз эшеңне яратмасаң, ихлас булмасаң, эмоцияңне күрсәтмәсәң, кешедә ышаныч уятып булмый. Иҗатта ачык булырга кирәк.
фотограф: Фирүзә Вәлиева