«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Йолдызлар сукмагында

Мин озын булып үскән куе чирәм арасыннан чикерткәләр күзлим.

Кичә кич кенә, монда килеп җиткәч, аларның нәрсәдәндер шаркылдап көлгәннәрен ишеткән идем. Ә хәзер көндез, алар, әйтерсең лә мин килгәнне күреп, махсус тынып торалар иде. Төнлә нәрсәдән шулай көлгәннәрен беләсем килде, чирәмгә утырып күзәтергә булдым.

Кинәт бер чикерткә нәкъ каршында күтәрелеп торган үлән кыягына сикерде. Аны тотарга уйлап, учларымны чирәм өстенә капладым. Чикерткә капкынга эләкте. Әмма күтәреп алырга уйлаганда, учыма кысылып калган каты чирәм бармакларымны кисте. Мин сискәнеп кулларымны тартып алдым, чикерткә шунда ук тимер рәшәткә аша койманың аръягына сикерде. Киселгән урыннан кып-кызыл кан тамчысы төртелеп чыкты. Кулларыма карап катып калдым. Кайдадыр якында гына чикерткәләр көлешеп куйдылар да, кисәк кенә тындылар.

– Мин миллион мәртәбә шулай кулымны кистем! – диде яңгыравык тавыш. Күзләремне күтәреп карадым. Каршымда, койманың теге ягында трусиктан гына бер кыз басып тора иде. Үзе ябык, тәне кояшта каралып, куе көдрә чәчләре тузгып беткән. Кызның кыяфәтендә ниндидер кыргыйлык бар иде. Ул бармакларын тырпайтып, учларын миңа ачып күрсәтте.

– Минем үз гомеремдә бик күп чикерткәләр тотканым бар! – диде ул. – Хәтта саранча да!

Эчемнән генә аның саранча хәтле саранча тота алуына көнләшеп тә куйдым.

– Ә нигә син шәп-шәрә?! – дидем мин сүзне икенчегә борып.

– Чөнки мин күлмәгемә су түктем. Юешне киеп йөрсәм, чирләргә мөмкинмен, ди әби, ә аның минем белән маташырга вакыты юк. Без бер мәлгә тынып тордык. Кыз кара кашлары астыннан мине җентекләп күзәтте.

– Син Әминә апаларга кунакка килдеңме? Никтер элек күргәнем булмады.

– Әй, кыш көне бер килгән идек… дидем мин кул селтәп. – Әни белән әби никтер күршеләргә кереп киттеләр, мин телевизор карап калдым, ә өйдә электр бетте. Шуңа монда чыктым.

– Бездә ут еш бетә. Минем әби дә күршеләргә кереп китте. Анда кемдер үлгән, – диде ул бик белдекле кыяфәт белән. Шулвакыт өй эченән яңа гына көндезге йокыдан уянып, беркемне дә тапмыйча үкерә башлаган энемнең тавышы ишетелде. Һәм мин өйгә керергә ашыктым.

– Соңрак күрешербез! – дидем мин, – Энем уянган.

– Яңадан чыксаң, сиңа бер сер күрсәтәм! – диде кыз.

***
Яп-якты урамнан кергәч, өйдәге караңгылыктан күзләр камашты. Энем күз яшьләрен сөртә-сөртә минем каршыга чыкты. Ут биреп, телевизор кисәк кабынганга уянган икән. Без икәү телевизор карарга тотындык. Өебездә телевизор юк. Әти-әниләр мультфильмны көненә бер мәртәбә генә, кичен, бүлмәне җыештырып, хәрефләрне кабатлагач күрсәтәләр. Ә монда көне буе мультфильмнар карарга рөхсәт. Бер карый башласаң, аерылып та булмый, хәтта «пес» итәсе яки су эчәсе килсә дә, барыбер реклама башланганчы көтеп торасың.

Без телевизор карап утырганда, өйгә әни керде, ул кухнядан ниндидер кирәк-яраклар, кашыклар, чынаяклар алды. Безнең кымшанмый утырганны күреп, тагын күршеләргә чыгып китте.

Ә мин бакчадагы кызчык турында уйладым. Аның серен беләсем килде. Гадәттә әни энемне миңа калдырып кибеткә генә чыга. Ул миңа әйтми, ләкин мин беләм – аның үзен генә калдырып китәргә ярамый. Шуңа чираттагы реклама вакытында мин тиз-тиз генә энемне киендердем дә, бакчага алып чыгып киттем.

***

Без бакчага чыкканда, кыз элек торган урынында юк иде. Мин аны чакырырга уйладым, ләкин исемен белмәвемне аңладым.

– Әйй! – дип кычкырдым мин аларның бакчалары ягына карап. Бакчаның икенче ягыннан кайтаваз ишетелде:

– Әйй!

– Әй! – дип кабатлады энем кайтаваз артыннан.

– Монда килегез! – дип кычкырды кыз бак чаның икенче башыннан. Аның кулларында җирән тавык иде.

– Ничек тоттың бу тавыкны? – дип сорадым мин.

Тавыкны шулай якыннан беренче күрүем иде.

– Бу Тузганак, минем дустым. Ул кулга ияләшкән. Аны безнең бер тавык үстерде. Тик аны инде юк иттеләр. Ә монсын мин үзем к арап, ашатып торам. Үзе минем янга йөгереп килә. Ә мин аңа кортлар казып бирәм.

– Колтлал! – дип кабатлады энем.

– Ә мин энемне карап торам, – дидем мин артта калмаска тырышып.

– Беләсеңме, – диде кыз ярым пышылдап, – миндә бик матур күбәләк канаты бар! Минем аны карыйсым килде. Шуңа без кыз белән капканың аръягында, урам якта күрешергә сөйләштек. Энем белән капка ягына чыктык. Авыр агач капка, күпме генә тартсак та, ачылмады. Капканы олылар да көч-хәл белән ача иде. Күрәсең, авыраеп, аскы ягы җиргә тия башлагач, аның астын кискәннәрдер. Астында зур ярыгы, ишегалдыннан су аксын өчен улагы да бар иде. Без яшел к апка янында аптырап торганда, капка астыннан кызчыкның башы күренде.

– Нигә чыкмыйсыз? – диде ул. Һәм кулын тыгып, безгә ишарә ясады.

Без капка астыннан үрмәләп чыгарга булдык. Башта мин чыктым, аннан, бераз кычкырып торганнан соң, мыштырдап, энем дә үрмәләде. Кызның өстендә бер ягы юешләнгән зәңгәр күлмәк иде. Күлмәкнең кырыена кыек кына итеп кесәләр дә тегеп куелган.

– Синең исемең ничек әле? – дип сорады кыз.

– Әмир, ә синеке ничек?

– Әй… Мине Таня дип йөртәләр. Ә болай Таңзилә. Энем минем кулымны килеп кочаклады.

– Ә бу – Камил, – дидем мин һәм без юлга
кузгалдык.

***
Без киң асфальт юлдан өй кырыеннан уздык та, ямь-яшел чирәм үскән тыкрыкка борылдык. Койма тотылган бәрәңге бакчалары буйлап тәпили башладык. Берничә адым узганнан соң, Камил арып җиргә утырды. Ул әле бер дүрт айлап элек кенә ныклап тәпи китте. Шәһәрдә без аны коляска белән йөртәбез.

– Алыдым. Балмыйм! – ди шыңшырга тотынды ул. Мин аны торгызып, әбәләкләге өчен ачуландым.

«Әйдә» дип җиңеннән өстәрәдем.

– Хә! – диде кыз һәм к аядыр кирегә чапты. – Беркая да китмәгез, монда торыгыз. Мин хәзер!

Тыкрыкта рәхәт иде. Тирә як ямь-яшел. Тиздән дөбер-шатыр арба тартып Таңзилә дә йөгереп килде. Арбаны күргәч, Камилнең күңеле күтәрелде. Аны арбага утыртып, тотынып барырга куштык һәм алга атлый башладык. Арбаны икебез бергә өстерәдек. Бакчалар беткәч, чокырга барып төртелдек һәм чокырның кырыеннан киттек.

Чокыр кырында, өйләрнең капкалары янында, утынлыклар тезелеп тора. Таңзилә туктады да, чокырдагы зур имәнгә күрсәтте:

– Менә монда элек атынгыч бар иде. Ләкин аны малайлар ватты. Мин тиздән атынгычны үзем төзәтәм. Миңа бау гына кирәк, – диде ул.

***

Без юлны дәвам иттек. Чокырның сайрак урынын табып, сукмактан аска төшә башладык, арба тәгәрәмәсен дип, Таңзилә аның артыннан тотты, ә мин алдыннан тоттым. Арба менә авам, менә авам дип тигезсез сукмактан сикергәләп тәгәрәде. Энемә бу көлке тоелды, ул шатланып кулларын чәбәкләде.

Без тиргә батып чокыр төбенә төшеп җиттек, монда дымлы һәм суык иде. Кичә төнлә явып үткән яңгыр, чокырның кайбер урыннарында балчык белән буталып, баткаклыкка әйләнгән. Кирегә өскә менәр өчен, без энемне арбадан төшерергә булдык. Һәм арбаны икәү өстерәдек. Энем арбаның артына ябышып үрмәләде. Менеп җитәм дигәндә генә, аягы таеп китеп, кулы ычкынды да, ухылдап таудан аска тәгәрәде.

Без озак кына энемнең сандалиен саздан чыгарырга тырыштык, үзебез дә пычракка батып беттек. Шулай да, балчыклы сандалины алып Камилгә кире кидердек һәм юлыбызны дәвам иттек. Чокырны чыгып, бераз баргач, безне яңа сынау көтеп тора иде.
***
Бездән арырак, нәкъ юлыбыз уртасында бик зур кара үгез басып тора иде. Сукмакны аркылыга бүлеп, аның муен турысыннан аска таба чылбыр сузылган.

– Чылбырга басмыйча тиз генә чабып узарга кирәк, – диде Таңзилә. – Артыбыздан чапса да, ерак китә алмас.

«Артыбыздан чапса» дигән сүзләрдән минем аркамда каз тәннәре чыкты.

– Ул тешләргә мөмкинме? – дип сорадым мин.

– Юуук, үгез тешләми, ул сөзә – дип җавап бирде Таңзилә. Һәм ике бармагын маңгай турысына куеп, үгез булып мөгрәп күрсәтте. Мин Камилне кулынан җитәкләдем. Таңзилә арбаны ныклап тотты.

– Бер, ике, өч дигәч, бар көчегезгә йөгерегез, – диде Таңзилә. – Һәм чылбырга басмагыз! – дип боерды. Камилнең кулын кысып тоттым да, йөгерергә әзерләндек.

– Бер… Ике... Өч!

Безнең кисәк кенә йөгереп киткәнгә, үгез куркып икенче якка атылды. Чылбыр тартылды, без аны инде сикереп узган идек, ә менә арба өлгермәде. Һәм чылбыр тартылу белән, ул Таңзиләнең кулыннан ычкынды да, һавага чөелеп, шап иттереп җиргә төште. Без әле озак вакыт йөгереп бардык. Тынычлангач кына артка борылып карарга батырчылык иттек.

Шаккаткан үгез сукмакның бөтенләй икенче ягында, ә өсте-аска капланган арба нәкъ сукмак уртасында ята иде.

– Ярый, ничава... Кайтканда алырбыз әле. Монда күп калмады инде, хәзер барып җитәбез, – дип, кул селтәде Таңзилә.
***
Без алга таба җәяүләп киттек. Таңзилә тирә-яктагыларны сөйләп барды, ул безгә кәлтәле тауны, аның кайчандыр бик зур кәлтә булганын, аннан йоклап китеп тауга әйләнгәнен дә, якында гына дию чишмәсе агуын да сөйләде.

– Бу какы, –диде Таңзилә, сары чәчкәле үләнне өзеп. Ул аны әрчеде дә, чәйни башлады. Без дә шулай эшләдек. Бераз бара торгач, юлда минем бармак зурлыгындагы бер бөҗәкне күреп алдык. Мин аны тотарга теләдем.

– Тотма, ул кызыл китапка кергән, болан бөҗәге ул, тешләшә, – диде Тәңзилә.

Без бөҗәк тирәсенә чүгәләп утырдык та, күзәтергә керештек. Болан бөҗәге ашыкмыйча гына үз эшләре белән каядыр китеп бара иде. Без дә кузгалырга булдык. Камил «балмыйм» дип шыңгырдый башлаганда, Таңзилә ниндидер кызыклар сөйли торган булды, аны тыңлыйм дип, Камил тизрәк барды һәм инде «алыдым» дип дә зарланмады. Юлда без борынгы абагалар һәм энә караклары турында, төрле кошлар һәм чәчкәләр турында да бик күп кызыклар белдек. Зур кырмыска оясына чирәм сабаклары тыгып, аны ялап та карадык. Боларның барысын да Таңзиләгә бабасы өйрәткән булып чыкты. Матур чәчкәләрне Таңзилә, таҗларын өзеп, кесәсенә салып барды. Без агачлырак якка, комлы юлга борылдык.

– Моны без йолдызлы сукмак дип йөртәбез, – диде Таңзилә. Монда кич тычкан утлары җыела.

– Тычкан уты?

– Ну, ул шундый кечкенә бөҗәкләр, аларның күтләре яшел ут белән янып тора. Аның сүзләренә ышаныргамы-ышанмаска да белмәдем. Мин Таңзилә күрсәтәчәк сер турында күптән оныткан идем. Тик Таңзилә аны үзе искә төшерде. Ул бер ышыграк урындагы зур гына ташны күчереп куйды да, аның астындагы комны кулы белән себерде. Аның куллары астында нидер ялтырап китте. Бу җиргә күмелгән яшел пыяла иде. Аның астында ниндилер матур ташлар, чәчәкләр һәм яфраклар да күренде. Кояш нурлары аша, пыяла эчендәге вак-төякләр хәзинә булып күренде.

Таңзилә бер таяк белән уч төбе кадәрлерәк пыяланы күтәрде дә, чокырны чистартып, анда яңа чәчәкләрне салды. Аннан кесәсеннән кулъяулыгына салынган бәрхет кебек матур шәмәхә таплы күбәләк канатын алды. Аны да чокырга салды. Шуннан сак кына пыяла капкачны каплады. Хәзер хәзинә тагын да матуррак булып тоела иде.

– Бу минем бабай белән ясаган с ерле хәзинәм, – диде ул. Аның турында бабай һәм мин генә беләм. Һәм хәзер сез дә беләсез. Бу серне беркемгә дә сөйләмим дип ант итегез, – диде ул, бармагын иреннәре янына китереп.

– Ант итәм! – дидем мин.

– Итәм! – диде Камил дә.

Бераз хәзинәгә карап утырыгач, без юлны дәвам иттек. Бара торгач, күп төрле төсле коймалар белән тотылган бер урынга барып җиттек. Без шактый юл узган идек. Һәм Камил тагын «арыдым» дип еламсырый башлады. Таңзилә пышылдап:

– Монда еларга һәм тавышланырга ярамый. Бу зират! – дип Камилгә кырыс к араш ташлады. Без бер яшел коймачык янына якынайдык.

– Монда минем бабай ята, – диде Таңзилә. Кабер өстенә агач такта куелган иде. Мин нәрсә әйтергә белмичә катып калдым. Таңзилә бездән алдарак басып тора иде, ул безгә борылгач, мин аның тузанлы битендә тигез генә агып төшкән күз яше эзен күрдем.

– Син беләсеңме, – диде Таңзилә.

– Кешеләр үлгәч, йолдызга менәләр.

– Каян беләсең?

– Миңа бабай шулай дигән иде, ә ул беркайчан да алдамый. Аның җаны күккә очкан да, аннан безне карап тора.

– Алла бабай кебекме? – дидем мин.

– Алла бабайның каян караганын белмим. Ә минем бабай йолдызга әверелгән. Мин төнлә күктә йолдыз күрсәм, һәрвакыт аңа сәлам әйтәм.

Мин Таңзиләгә ышандым. Без тагын бөҗәкләр, тавыклар үлгәч, аларның җаны кая китүе турында да сөйләштек.
**
Кояш әкрен генә җиргә авышты. Тирә-як кызыл төсләргә керде.

– Тиздән караңгы төшәчәк. Кайтырга кирәк, – диде Таңзилә. Без кайтырга чыккач, агачлыклар яныннан уздык. Камил әледән-әле шыңшып-шыңшып
алды. Аның тәмам хәле бетте. Кайчак мин аны аркама асылындырып бардым. Мин арыгач, ул үзе тәпиләде. Бераздан аны Таңзилә дә аркасында өстерәде. Болай без, билгеле, күпкә әкренрәк бардык. Ачыгуым да тәмам җитте, Камилнең тукт аусыз шыңшуына ачу килә башлады. Бер мәлне, Камилне аркама салып алып барганда, аяк астында чыгып торган бер тамырны күрмичә, абынып киттем һәм Камилнең өстенә егылдым. Күтәрелеп энемә карадым. Ул авызын зур итеп ачты да, берничә мизгел тавышын чыгармый шулай торды, аннан күкрәгенә һава тутырып, кычкырып елап җибәрде.

Егылгач, аның аягы ниндидер каты ташка сыдырылган иде. Мин аны тынычландырырга тырыштым, ә ул торган саен катырак үкерде. Аягындагы ярасы торган саен кызарды һәм ярасына карап ул тагын да ныграк елады. Таңзилә каяндыр бака яфрагы алып килеп Камилнең ярасын каплап куйгач кына тынычлана төште. Аннан без торып юлны дәвам итәргә тырыштык. Яхшылап елап алгач, Камилнең икенче сулышы ачылгандай булды. Ул аксый-аксый, борынын тарта-тарта булса да, безнең арттан барырга тырышты.
***
Без икенче, Таңзилә әйтүенә караганда, кыскарак юл белән кайттык. Ниндидер агачлыклар янына җиткәндә, сызгырган тавышлар ишетелде. Малайлар көтү алып кайта иде. Алар зур чыбыркыларын шартлатып, безгә каршы чаптылар.

– Танька, кил! Хәзер эләгә сиңа, кыз актыгы! – дип кычкырды берсе һәм чыбыркысын селтәп җибәрде. Чыбыркы өскә чөелде, һәм баш өстендә чыжылдап түгәрәккә бөтерелде.

– Кач! – дип кычкырды Таңзилә, һәм урман ягындагы агачлар арасына сикерде. Без аның артыннан урманга кереп киттек. Безнең артта мылтыктан аткан кебек шартлау тавышлары ишетелде. Урманда алар агачларга бәрелеп, төрле яклардан ишетелгән кебек булды. Без күзебезгә ак-кара күренмичә йөгердек. Бөтен көчебезгә чаптык. Һәм инде тын бөтенләй калмады дигәндә, урманның икенче башыннан юлга килеп чыктык.

Мин тезләремә таянып бөгелеп төштем, сулышым кысылды. Без котылдык. Тик нидер җитми иде. Артыма борылып карадым. Янымда Камил юк иде.
***
Таңзилә дә Камилнең юклыгын күреп алды. Без урман кырыенда аны чакырырга керештек. Кире урманга кердек. Урман караңгы һәм шомлы иде.

– Камил! Камил! – дип акырдым мин тамак ярып. Ахыр чиктә чыдамадым, тезләндем дә, үксеп еларга тотындым. Камилне дә, үземне дә кызгандым. Кайтып, әнигә Камилне урманда югалтуым турында ничек әйтүемне уйлап тагын еладым. Аңа ачуланган, уенчыгымны ваткан өчен суккан вакытны искә төшереп еладым. Таңзилә дә миңа кушылып елады. Без кычкыра-кычкыра еладык. Кат-кат урманны урадык. Әмма Камил беркайда да юк иде. Никтер мин аны ү лгәндер дип уйладым. Күккә карадым, караңгы күккә меңнәрчә йолдыз чәчелгән иде. Урман эчендә дөм караңгы төшкәч, барыбер өйгә кайтырга булдык. Һәм килгән яктан кире юлга чыктык. Кайтыр юл озак булмады. Безнең каршыга бер төркем олылар килә иде. Әнием мине күргәч, йөгереп килеп кочаклап алды, ул да еларга кереште.

Таңзиләнең әбисе аның кулыннан эләктерде.

– Вәт, чорсыз! Вәт, имгәк! Бала түгел, син бәла, – дип башта берне аның күтенә шапылдатты, аннан чүгәләп утырды да кочаклап алды.

– Әниии… – дип еладым мин. Зур төер б угазыма кадалды. Мин әйтә алмадым. Аннан үкси-үкси әнигә карамаска тырышып: – Камил, ул… урманда югалды… – дидем. Кайнар күз яшьләре яңа көч белән күзләремнән атылды.

– Малайлар аны көчкә куып тотканнар. Тоткыныгыз өйдә инде! – диде кемдер, көлеп. Соңыннан, кайткач, безгә сөйләделәр. Безнең өйдә юклыкны күргәч, эзли башлаганнар. Кичкә таба бөтен авыл белән эзләгәннәр. Юлдагы малайлар безне куркытырга түгел, тотып әти-әниләргә бирергә тырышканнар икән. Тик куып җитешә генә алмаганнар. Ә Камилне тиз генә якалаганнар.

Без кайтып кергәндә, Камил караватта бөгәрләнеп йоклый иде. Әни минем өсләремне салдырды.

– Ну кыяфәт… – диде ул, авыр сулап. – Нигә киттегез соң сез? – дип сорады. Әмма мин инде нигә киткәнне хәтергә төшерә дә алмадым. Әмма бу озын көннән соң, үземне йолдызларга бераз якынайган кебек тойдым.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое