Азалия Сабитова хикәясе.
Хыяллар кайчан хыял булудан туктый? Күңелгә җылылык сирпеп торган теләкне хыял дәрәҗәсенә күтәрми башлагачмы? Меңләгән өмет, баккан сүзләр, уңышсыз тәҗрибә ясаганнан соң кабат талпынулар... Болар барысы да шулай бер мизгел эчендә шатлык-бәхетләр тулы дөньяны башка идеалларга алыштыру өчен идеме? Әгәр булса, әгәр чыннан да хыялларны коткарып булса... Киләчәккә тәрәзә аша карый алмагач, соңарасы да килми бит. Мин барысына да бүген ирешеп, барысын да бүген хәл итәргә телим.
Акланмаган өметләрне язмышка гына сылтап калдыралар димени… Кичә тарих дәресе алдыннан узган әңгәмә әле дә тынгы бирәсе түгел. Укытучыбыз Рафаил абый кызык кеше үзе. Аның белән аралашуы да рәхәт, укучыларының фикерләрен яратып тыңлый ул. Килешеп бетмәсә дә, безнең сүзләрдә дөреслек табарга тырыша. Ике төрле буын кешеләре инде югыйсә, әмма кызып китеп бәхәсләшкәндә дә уртак фикергә киләбез. Никтер менә бу юлы гына мин дә, ул да үзара аңлаша алмадык. Азакта хәтта, сүз алышып утырганчы, дәрес темасын кабатлый торсам иде дип сыкрандым.
– Тәки сәнгать буенча китәргә булдыңмени?
– Үз казанымда кайныйсым килде...
– Һи-и, пенсиягә чыккач та өлгерер идең әле анысына!
– Зәлия, син әзердер бит, хәзер биш минуттан чыгабыз.
Әтинең ачык тавышы бу юлы да колакчыннарымда барган көчле көй агымын кисеп үтте. Күрше урамда торучы Роза апа гаиләбез белән безне кунакка чакырган иде. Уку вакыты тыгызга туры килеп, имтихан елы булганга өйдән бик чыкмаска тырышам. Бу араларда бигрәк тә, кышка аяк бастык бит... Еракта булып тоелган сынаулар көннән-көн якынлаша. Әзерлектән кала игътибарны башка бернәрсәгә дә юнәлтәсе килми. Алма апам үзе үк шалтыратып чакыргач баш тарта алмадым инде. Әниләр дә «туганнар җыелган җиргә барырга кирәк, бераз башыңа ял булыр, һаман дәресләрең белән каңгыраеп утырмассың бит инде» дигән сүзләре белән юмаллады.
– Абау, әле дә җыенмадыңмени, кызый? Атаң әллә кайчан әйтте бит инде...
Әнкәй менеп җиткән. Әткәй кебек кыеклатып сөйләшергә яратмый ул. Беркайчан да ике тапкыр кабатлаганы юк. Ачуын чыгарганчы, тизрәк кыймылдарга кирәк. Озаграк көттергән саен, үземә начаррак буласын беләм, югыйсә. Ун минутта килеп җиткәнбездер. Кунакларның да табынга утырулары гына иде. Алма апаның аш-суга осталыгы бар, без килешкә бик күркәм өстәл корып куйган. Һи, мәҗлесе дә бик матур бәйрәм хөрмәтенә бит! Роза апа белән җизнәкәебез узган атнада гына алтын туйларын билгеләп ү тте. Илле ел! Шундый күп кебек тоела, ул үзе бер гомергә тиң бит! Озак еллар шулай иңне-иңгә куеп, сикәлтәле-бормалы юллар аша горур атлап килү хәзер бик сирәк күренеш.. Бу вакыт эчендә нинди генә хыяллар чынга ашырылмаган, нинди генә х аталар ясалмаган, нинди генә кыю карарлар кабул ителмәгән. Табын артында бераз тынлык урнашканын сизеп, кырымда утырган Илгизәр абый сүз башлады:
– Биредә безнең белән матур бәйрәмне уртаклашырга килгән яшьләр өчен дә, инде өлкән яшьтә булсак та, үзебез өчен дә сез – туганнарым, үрнәк гаилә булып торасыз. Мөнәсәбәтләрне ничек җайда тотарга, кем баш булырга тиешлеге хакында да сөйләгез әле, картларым... – дип, каршысында утырган улына да бер очтан күз ташлады.
Сүз уңаеннан, Илшат абый, хатыны белән бер ел торып, узган көздә аерылышты. Әтисенең бу кайгыртулары ошамады ахрысы аңа. Күрмәмешкә салышып, табындагы кабымлыклар беләнсыйлануын дәвам итте. Кыстаганга да түгел, ачуын йотарга теләп үрелде ул аларга. Һәм бик дөрес эшләде. Гаилә мөнәсәбәтләре темасына әле ачыклык кертә башлаулары гына булган, ахырга таба әңгәмә тагын да куера барды. Кемнең баш, кемнең муен икәнен аңлашыр өчен монда урын да тар иде... Сугыша калсак дипме, апалар ирләрне тартырга, тартмаганнарын карап торырга чыгарып җибәрде.
– Вакыт бик тиз уза-а, кызлар, җиде ел элек бу көнне беренче пенсиямне алган идем – дип, үзалдына көлеп, юктан гына сүз башлады Роза апа.
– Менә әйбәт, ничек искә төшердең әле! Монысын да аерым билгеләп китми булмас, апа, – дип күтәреп алды туганкайлар. Шул арада күрше яктан бала-чага чыгып, Роза апага ниндидер карточка кисәге дә тоттырып киттеләр. Бу туган апаның эшендә, бухгалтериядә төшкән рәсеме икән. Ул монда бөтенләй үзенә охшамаган, чәчләре дә бөдрәрәк, гәүдәсе дә йомрырак булган, күз карашы да төгәлрәк. Хәер, бу аның бүтән кабатланмас яшьлеге шул... Архивка кереп киткән килеш, альбомдагы башка истәлекләр белән дә таныштык. Ә менә бер рәсеме әле дә күз алдымнан китми…
– Апа җаным, әллә гитарада уйный белә идеңме? Кем өйрәтте? Нәселдә гармунчылар да юк бит безнең хәтт а... – әнкәй, гаҗәпләнгән карашын Роза апага төбәде.
– А то! Биш ел буе музыка мәктәбенә йөрдем бит. Заманында бик мавыккан идем, киләчәгемне җыр өлкәсе белән бәйләргә теләдем. Булып кына чыкмады... – дип авыр сулап куйды ул. – Әткәй белән әнкәй экономистка укуым өчен каты торды, киләчәгең турында төптән уйлап, кайгырт диделәр. Унҗиде яшьлек бала ни белсен, ни кылсын инде ул – зурлар тәҗрибәсенә таянмый...
Ул арада җитез оныклар, кечкенә бүлмәдән күптән күз ташлап йөрткән кечерәк кенә гитара да күтәреп килделәр. Уен коралының бик моңсу кыяфәттә икәнен балаларга ничек аңлатасың инде. Ә үзеңә ничек аңлатасың... Роза апа гитараны кулларына алды. Бу мәлдә өлкәннәр дә әйтерсең бертавыштан могҗиза көттеләр. Ә могҗиза... юк та юк… Таныш аккордларның бик искә төшәсе килмәде. Бармак очлары белән кылларны сыйпаганнан соң чыккан тавыш нык сүлпән иде. Гитараны көйләгәндә генә астагы ике кыл, артык кыскангамы – шартлапмы, шатланыпмы өзелде. Бер тирәгә җыелган апалар да алай игътибарга алмыйча, тормыш мәшәкатьләре, бетмәс-төкәнмәс эш, ирне көйләп тоту турында гапләшүләрен дәвам итте. Бала-чага да моннан кызык табып, метал кисәген үзлектән тарттырып, чиртә башлады. Роза апа да алай кәефс езләнмәде бугай, «бүген түгел инде, иптәшләр» дип кеткелдәде. Бүген түгел...
Нет комментариев