«Ике кеше өчен аша һәм токсикозга түз!» - йөклелек турында еш ишетергә туры килгән киңәшләр. Әмма аларның барысы да дөрес түгел.
1 нче миф. «Ике кеше өчен ашарга кирәк»
Иң мөһиме — ризыкның күләме түгел, ә сыйфаты. Артык күп ашау гестацион диабетка, артык авырлык җыюга һәм бала өчен төрле өзлегүләргә китерергә мөмкин.
2 нче миф. «Токсикозны бары тик түзеп чыгарга кирәк»
Көчле токсикоз төрле сәбәпләргә бәйле булырга мөмкин. Аның билгеләрен киметергә ярдәм итә торган ысуллар бар, шуңа күрә көчле токсикозны игътибарсыз калдырырга ярамый.
3 нче миф. «Тешләр бала аркасында бозыла — моңы берни эшләтеп булмый»
Йөклелек вакытында тешләр начарлануны бары тик балага гына бәйле түгел. Моңа туклану сыйфаты, организмдагы кальций, D һәм K2 витаминнары, магний кебек матдәләрнең җитәрлек булуы да йогынты ясый. Йөклелеккә дөрес әзерләнү һәм организмга тиешле ярдәм күрсәтү әнинең тешләре һәм сөякләре сәламәтлеген саклауда мөһим роль уйный.
4 нче миф. «Йөкле хатын-кызларга спорт белән шөгыльләнергә ярамый»
Табиб белән киңәшкәннән соң, йөклелеккә яраклаштырылган уртача физик күнегүләр файдалы булырга мөмкин. Алар кан әйләнешен яхшыртырга, шешенүне киметергә һәм организмны бала табуга әзерләргә ярдәм итә.
5 нче миф. «Иң мөһиме – бала табу, калганын аннан соң карарбыз»
Йөклелеккә әзерлек, дөрес туклану һәм эмоциональ халәт бала табу барышына, сабыйның сәламәтлегенә һәм әнинең бала тапканнан соң тернәкләнүенә йогынты ясый. Бу – үзең һәм балаң турында аңлап, җаваплы рәвештә кайгырту турында.
6 нчы миф. «Авырлык никадәр күбрәк булса, бала шулкадәр сәламәт».
Әнинең артык авырлыгы кайбер куркынычларны арттырырга мөмкин:
• преэклампсия;
• кесарев кисеме ярдәмендә бала табу;
• баланың киләчәктә симерү ихтималы.
7 нче миф. «Шешенү булмасын өчен суны азрак эчәргә кирәк».
Су эчүне чикләү куркыныч булырга мөмкин. Көндәлек сыеклыкка ихтыяҗ һәр кешедә бертөрле түгел һәм йөклелек барышына карап үзгәрергә мөмкин.
Шешенүнең сәбәпләре дә төрле була. Шуңа күрә аны үзлектән генә дәвалау яки су эчүне кискен чикләү урынына табиб белән киңәшләшү мөһим.
Нутрициолог Ксения Глинкина социаль челтәрләрендәге мәгълүматлар нигезендә.
Нет комментариев