Бу хакта Илмира Нәгыймова социаль челтәрдә хәбәр итте. Ул Фирдүс Тямаев белән яңа проект башлап җибәрергә тора. Көзен планлаштырылган концертлары да шул сәбәпле булмаячак.
Соңгы арада социаль челтәрдә Илмира Нәгыймова белән Фирдүс Тямаев арасында дуслык ныграк сизелә башлады. Илмира Фирдүс Тямаевның «Татнефть Арена»да узган концертында да чыгыш ясады. Хәзер инде яңа проект башлаячаклары турында хәбәр итте. Әлегә нинди проект икәне аңлашылмый.
Илмира сентябрь-октябрьдәге концертларына билет алып өлгергән тамашачыларыннан гафу үтенгән һәм билетларны кире кайтарып булуы турында язган.
Нет комментариев