Татар әдәбияты киңлегендә яңа китап туды – яшь шагыйрә Эльвина Миңнуллинаның «Бәлки» шигырьләр китабы дөнья күрде.
Тәүге булганга кадерле дә, икеләтә җаваплы да ул.
«Шигырьләрем тупланган җыентык чыгару – минем соңгы биш ел эчендә куйган максат, хыялым иде. Үзем якын киләчәктә булыр дип уйламадым да! Мөхәррирем Ленар абый Шәех шигырьләрне туплап җибәрергә кушты, мин 2021–2025 елларда язылган иҗат җимешләремне юлладым. Гомумән, 2021 елдан актив иҗат итә башладым. Китапны әлегә үзем кулга алмадым, иптәш кызларым гына хәбәр итте. Минемчә, һәр язучы, шагыйрь үз китабын бастырырга хыялланадыр. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү бит инде ул», — ди Эльвина үзе.
***
Мәхәббәт каласы, һич юк...
Париж түгел!
Мин тәгаен моны белеп язам.
Һәр почмагына сөю һәм наз сеңгән
Мәхәббәт каласы – безнең КАЗАН!
Читтә торсын Париж, Шанхай, Нью-Йорк,
Кызыктырмый хәтта Дубай да.
Казанымда җанга рәхәт табам,
Күң(е)лем тыныч монда булганда.
Чит илләрдә бик еш булсам да мин,
Юксындыра таныш урамнар.
Ничә гасыр гизгән таш биналар,
Кайчандыр бит яңа булганнар.
Һәр почмагы тарих эзләренә,
Бөек шәхесләргә тоташа.
Монда Сәйдәш, Җәлил, Тукай үзе
Кардәшләре белән очраша.
Монда яшьлек, дәрман һәм дәрт яши,
Һәрбер тарих бәйле урынга.
Татарымның гореф-гадәтләре
Тапшырыла буыннан-буынга.
Читтә торсын Париж, Шанхай, Нью-Йорк,
Кызыктырмый күптән Дубай да.
Казанымда җанга дәва табам
Мин бәхетле монда булганда.
Ә бәлки
Ә бәлки без бүтән очрашмабыз,
Аерылыр кинәт уртак язмышлар.
Көтмәгәндә генә читләшербез дә,
Дуслар да түгел, хәтта танышлар...
Син башканы үз итәрсең, ә мин исә
Сине һәрчак эзләрмен ятларда.
Бергә булган чаклар искә төшәр
Ялгыш урап узган чатларда.
Ә бәлки без башка табылмабыз,
Эзсез югалырбыз дөньядан.
Син дә, мин дә менә кинәт кенә
Очрашмабыз кабат, яңадан.
Ә бәлки... Юк, тынгы бирмәс уйлар
Тиргәмәсен юкка күңелне.
Мин яратам, мин өзелеп сөям
Синле булган якты бүгенне.
Нет комментариев