«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Новости
Әдәбият

Шагыйрь, нәшир, рок-музыкант һәм рәссам: Йолдыз Миңнуллинаның җыентыгы ничек туды?

Узган ел Казанның «Юлбасма» нәшрияты шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның «Җирдә була шундый көннәр» исемле шигырьләр җыентыгын чыгарды.

Бу заманча татар шигърияте өчен әһәмиятле вакыйга булды, чөнки Йолдызның шигырьләре күп еллар китап итеп басылмаган иде.

Җыентык ничек барлыкка килде? Нигә аны төзүче итеп музыкант сайланды? Китаптагы сурәтләр шәһәр мохитенә ничек чыкты? Бу һәм башка сорауларны проектта катнашкан кешеләр белән сөйләштек. Китап «Юлбасма» нәшриятының Tamga импринтында дөнья күрде. Аның нигез салучысы һәм баш мөхәррире – Гүзәл Хәсәнова. Җыентыкны музыкант, Gauga төркеменең лидеры Оскар Юнысов төзеде. Рәссам – Радик Мусин, дизайнер – Иван Пивоваров.

ГҮЗӘЛ ХӘСӘНОВА, НӘШИР:

«Юлбасма» өчен бу проект аеруча кадерле: Йолдыз Миңнуллина нәшриятта әдәби мөхәррир булып эшли.

– Ни өчен сезгә бу китапны чыгару мөһим иде?

– Без баштан ук заманча татар авторлары белән эшләргә теләдек. Йолдызның китабы да иртәме-соңмы дөнья күрергә тиеш дип уйлый идек. Шуңа күрә ул җыентыкны чыгару тәкъдименә ризалашкач, бик сөендек. Беренчедән, аның шигырьләрен интернетта табуы бик кыен – сирәкләре генә с оциаль челтәрләрдә очрый. Икенчедән, Йолдызның ул вакытта бер генә җыентыгы бар иде, анысы да шактый элек чыккан. Ул озак еллар дәвамында китап форматында басылмыйча килде.

Моннан тыш, Йолдыз үзе дә нәшриятт а эшли, әдәби мөхәррир буларак күп кенә китапларның концепциясен әзерләүдә катнаша. Шуңа бу проект безнең өчен аеруча әһәмиятле иде. Якын кешеләр белән эшләү һәрвакыт җаваплырак.

– Ни өчен җыентык хәзер генә чыкты?

– Без Йолдыз белән килешүне 2020 елда ук төзедек. Милли китапханәдә очрашып, документлар алыштык, бер-беребезгә елмайдык — эш шуннан башланды. Бу арада проект туктап торды дип әйтеп булмый: без даими рәвештә структура, форма, команда турында уйлаштык. Эш өзлексез барды, тик үз көе белән. Нәтиҗәдә, китап биш елдан соң дөнья күрде.

Без Йолдыз белән һәр китапның үз вакыты бар дип ышанабыз. Күрәсең, бу җыентык өчен ул вакыт 2025 ел җәе булгандыр.

– Команда ничек җыелды?

– Команда акрынлап формалашты. Башта Оскар Юнысов кушылды – ул җыентыкны төзүче булды. Аннары Радик Мусин килде, ул дизайнер Иван Пивоваровны чакырды. Басмага әзерләүдә безнең белән еш эшләүче Валерия Рамашева ярдәм итте. Шулай итеп команда тупланды.

– Бүген шигъри җыентыкларга ихтыяҗ бармы?

– Бәя бирүе кыен: бу – без чыгарган бердәнбер шигъри китап. Шулай да Йолдызның китабы махсус реклама һәм тәкъдимнәр булмаса да, яхшы сатыла. Социаль челтәрләрдә игълан урнаштыру гына җитте – җыентык үз укучысын
тапты. Гомумән, китап дөнья күргәч, ул үз тормышы белән яши башлый. Кайчак бу көтелмәгән якка борыла. Мәсәлән, тышлыгы һәм бит кырыйлары кызыл булганга, халык җыентыкны «кызыл китап» дип атый башлады. Шулай ук аны, картон кисеме күренеп торганга, «фанер китап» дип әйткәннәрен ишеткәнебез бар.

Кызык, «кызыл» темасы баштан ук бар иде. Шигырьләр озак вакыт минем кызыл папкада ятты, соңрак дизайнер да нәкъ шул төсне сайлады. 

ОСКАР ЮНЫСОВ, ТӨЗҮЧЕ:

Оскар Юнысов – музыкант һәм Gauga төркеме лидеры. Нәкъ менә аңа Йолдыз Миңнуллина үзенең шигырьләр җыентыгын төзүне ышанып тапшырды.

– Йолдыз поэзиясенә шәхси мөнәсәбәтең нинди?

– Йолдызны, мөгаен, башта укырга түгел, ә ишетергә кирәктер. Мин аны беренче тапкыр 2011–2012 елларда «Иделем акчарлагы» бәйгесендә ишеттем.

Ул безгә остаханә уздырырга килгән иде. Шунда мин татар телендә бөтенләй башка шигърият, башка тавыш ишеттем. Ул бик якын, яңа һәм ихлас иде. Мин күп еллар дәвамында Йолдызны да, аның шигъриятен дә бик яратам дип әйтеп килдем. Чөнки алар аерылгысыз. Кешенең үз җаны дәрәҗәсендә иҗат итә алуы – искиткеч.

– Шигырьләрне ничек сайладың?

– Үз хисләремә таяндым: шигырь нәрсә уята, нинди тәэсир калдыра. Шулай ук текстның көче, укучыны җәлеп итү сәләте, хәтта «сезонлылыгы» да мөһим булды. Җыентык бербөтен чылбыр кебек булырга тиеш иде. Бер шигырьдән соң икенчесе дә шул ук дәрәҗәдә тәэсир итәргә тиеш. Мин үз вариантымны Йолдыз һәм Гүзәлгә күрсәттем – Йолдыз шунда ук ризалашты.

– Шигырьләр тәртибен ничек кордың?

– Бу эш миңа таныш: мин еш кына альбом яки концерт өчен җырларны билгеле бер тәртипкә салам. Чыгыш кайда уза, көндезме яки төнләме, ут бармы, тамашачы кем, кәефебез нинди, кайсы ел фасылы – барысы да әһәмиятле. Болар ахыр чиктә кабул ителешкә йогынты ясый. Мәсәлән, бер үк җырларны төрле тәртиптә урнаштырсаң, концерт кәефе дә үзгәрә. Йолдыз шигырьләре белән дә шулай эш иттем. Тик киңрәк масштабта.

– Җыентыкта «ачучы» һәм «ябучы» шигырьләр бармы?

– Мин җыентыкта махсус «ачучы» яки «ябучы» әсәр бар дип әйтмәс идем. Китап беренче шигырь юллары белән башлана: «без киткәндә, күк тирмәсе зәңгәр булыр…»
Бу юллар миңа бик әһәмиятле тоелды, шуңа күрә, беренче биткә куеп, аларны ипләп кенә аерып күрсәттем. Җыентык «Өтүкән җирендә ут яна» әсәре белән тәмамлана.

– Бу китап альбомга әверелә аламы?

– Әйе, Йолдызның текстлары җыр булырга бик яраклы. Алар инде болай да җыр кебек укыла, бигрәк тә автор үзе укыганда. Моның матур мисалы – Зуля Камалованың Йолдыз шигырьләренә нигезләнгән альбомы.

РАДИК МУСИН, РӘССАМ:

Радик Мусин – «Господин Художник» тәхәллүсе белән иҗат итүче рәссам. Моңа кадәр Gauga төркеме белән хезмәттәшлек иткән.

– Йолдыз шигърияте белән ничек таныштың?

– Мин аны беренче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә күрдем. Ул анда Нурбәк Батулла белән алып баручы иде. Аннары ул чыгыш ясаган видеоларны карадым. Соңрак Зуля Камалованың альбомы чыкты – шунда мин Йолдыз шигъриятенә тулысынча чумдым да инде.

Текстларын интернетта эзләп караган идем, алар бер урынга тупланмаган икән. Шуңа мин башта Йолдыз шигырьләренә музыка аша килдем, ә аннары китап проектына кушылдым.

– Китап белән эш ничек барды?

– Башта дустым, дизайнер Ваня Пивоваровны чакырдым. Мин концепцияне һәм сурәтләрне үзем дә ясый ала идем, ләкин Ваня визуаль яктан иркенрәк фикерли. Гүзәл бу фикерне хуплады. Текстларны миңа тапшырдылар да, мин Оскар белән очраштым. Шигырьләр төрле сүзләргә һәм образларга бай, ә мин әдәби телне тулысынча аңламыйм. Оскар һәр шигырьнең кәефен һәм төзелешен аңлатты.

Аннары мин әниемнән шигырьләрне кычкырып укып бирүне сорадым. Ул берничә тапкыр укып чыкты – мин аларны ишетеп, аудиаль рәвештә кичердем. Шуның белән ассоциатив рәт барлыкка килде. Ә мин, үз чиратымда, җыентыкның кәефен Ваняга аңлаттым.

– Ни өчен рәсемнәреңдә «наив» жанрын сайладың?

– Шигырьләр мине балачак хатирәләренә кайтара иде. Текстларны укыганда үземне бала кебек хис итәм, рәссам буларак та шул халәтне җиткерергә кирәк дип уйладым. Шуңа мин наив графиканы сайладым. Ваня бу идеяне хуплады, һәм ул визуаль концепциянең нигезенә ятты. Мин рәсемнәрне эшли башладым, ә Ваня китапның тышкы ягын – төсен, бизәлешен һәм басмасын кайгыртты.

– Сурәтләрне ничек ясадың?

– Миңа яңадан рәсем ясарга өйрәнергә туры килде. Бер ай дәвамында академик кагыйдәләрдән арынырга тырыштым. Сул кул белән, күзләремне йомып, төрле ысуллар кулланып, бала кебек рәсем ясауга ирештем. Күпчелек рәсемнәр миңа бик ошады. Аеруча яратканым – чана һәм кыр күренеше.

– Рәсемнәр ничек паблик-артка әверелде?

– Мин озак еллар урам сәнгате белән шөгыльләнәм, шуңа бу табигый булды. Китап чыккач, мин бу образларны шәһәргә чыгарырга – диварларга, ташландык биналарга урнаштырырга булдым. Шулай итеп, Агыйделдә – элекке атом станциясе территориясендә һәм шәһәр үзәгендә трансформатор будкасында берничә эш барлыкка килде.

– Ни өчен нәкъ Агыйдел?

– Мин биш-алты яшькә кадәр шунда яшәдем. Бу – минем балачак урыным. Мәсәлән, «Чана юлы» шигырен ишеткәч, минем шундагы балалар бакчасына барган юл күз алдыма килеп басты.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое