Электрон мактау тактасы
Новости
Яңалыклар

Татарстанда ТАТ+ яшьләр картасы проекты барлыкка киләчәк

Татарстанда яшьләрне һәм төбәк бизнесын берләштерәчәк ТАТ+ яшьләр социаль проекты старт алды.

Катнашучылар 20дән артык партнерның махсус мөмкинлетән файдалана алачак, дип хәбәр итте «Татар-информ» га проект җитәкчесе Дамир Нургалиев.

Проектның беренче этаплары Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулары көннәрендә башланачак. 18, 19 һәм 20 сентябрьдә 18 яшьтән өлкәнрәк татарстанлылар сайлау участокларында ТАТ+махсус беләзеген ала алачак. Ул проектта катнашучының идентификаторы булып санала.

Мөмкинлектән файдалану өчен, беләзек алганнан соң, проектның рәсми ресурсларына язылып, ТАТ+ да катнашуны активлаштырырга кирәк. Аннары кызыксындырган тәкъдимне сайлап алырга һәм сатып алу яки заказны рәсмиләштергәнче оешма хезмәткәренә беләзекне күрсәтергә кирәк. Ташламаның конкрет күләме, бүләк яки бонус һәр партнерның шартлары белән билгеләнә.

«Татар-информ».

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое