Рәдиф Гаташ – мөгаен, олы яшьтәге шагыйрьләребез арасында иң яшедер. Яшьләрне олылап, теләктәш булып, гел шаяртып, куәтләп тора ул.
Аның белән гадәти генә интервью эшлисе килмәде, шуңа сорауларны шагыйрьләрдән сорап алырга булдык.

Луиза Янсуар:
– Джина Лоллобриджида һәм Лия Аманда арасында сайларга туры килсә, кайсын сайлар идең?
Рәдиф Гаташ:
– Менә Лия Аманданы белмим. Джина Лоллобриджи – безнең чорның искиткеч матур актрисасы. «Фанфан тюльпан»да да уйный ул. Әлбәттә аны сайлар идем, тегесен белмим бит. (Көлә).
– Әгәр муза үзе дә шигырь яза икән, көндәшлек була аламы?
– Луизаның үзеннән сорарга кирәк моны. Минем чыннан да күп музалар шигырь яза торган булды. Ярышуны сизгәнем юк. Музамның шагыйрә булуы миңа бик рәхәт иде, чөнки язганны ул ныграк аңлый. Шәмсия Җиһангировага багышлап язган шигырьләрем бар иде, ул миңа җавап итеп яза иде.
– Шагыйрь булмасаң, кем булыр идең?
– Китапханәче. Шагыйрьләрнең иң бөекләре китапханәче булган. Борхес дигән бер Аргентина язучысыннан сораганнар: «Сез җәннәтне ничек күз алдына китерәсез?» – дип. Ул: «Җаным теләгән китаплар белән тулган китапханә итеп күрәм», – дигән, менә мин дә шулай. Бөтен курыкканым – гомер буе җыйган китапларымны кая калдырып китәрмен.
Зөләйха Камалова:
– Гаташ фамилиясе каян килеп чыккан? Нәрсәне аңлата?
Рәдиф Гаташ:
– Яшь вакытта, студент чакта Такташлар, башкалар белән шашып йөри идек. Чәчләр озын, йөрәк яна – бик каты ялкынланып шигырьләр укый идек инде. Студентлар шунда
мине Гаташ дип атадылар. Гарәп теленнән кергән сүз инде ул. Яна торган, сусаган дигәнне аңлата. Гатауллин диюдән уңайлырак. Башта, беренче китапларны Гаташ дип чыгарырга рөхсәт итмәделәр, кылану, диделәр. Аннан ирек чоры кергәч, шулай куя башладым. Хәзер күнектем инде, шуның белән туган шикелле.
Рәйсә Абдуллина:
– Иҗат шәхсән минем өчен күңелдәге хисләр ташкыныннан җайлап арыну ысулы. Сез ни өчен язасыз?
Рәдиф Гаташ:
– Әйтеп булмый шул… әлбәттә, хисләрдән бушанып калу өчен дә язылган чаклар буладыр. Бер яктан, бер калып ачып, үзем өчен шуны дәвам итәсе килү дә ул. Әйтәсе килгән сүз булгангадыр.
– Сез ничек уйлыйсыз, шигырьләр язу тумыштан бирелгән сәләтме яисә моңа өйрәнеп буламы?
– Балачактан буладыр. Һәркем үзенчәлекле бит, дөньяны төрлечә күрә. Минем үземнең балачактан күз бозык булган, күзлекне тугызынчы сыйныфта гына алдым. Шунда гына аңладым: мин дөньяны бөтенләй дөрес күрмәгәнмен икән. Бер гариплек тә тәэсир итәргә мөмкин. Алай дисәң, без балачакта, китапны талашып, бер-беребездән тартып ала- ала, йотлыгып укый идек – укыган әйбернең дә тәэсире тими калмагандыр.
– Беренче шигырегезне нинди хисләр белән яздыгыз?
– Шигырьне нәрсә дип атыйсың бит… Беренче мәхәббәт хисләре белән язып тутырган дәфтәрне шигырь дип исәпләп булса, шулайдыр. Әмма аны шигырь димәс идем. Алай дисәң, 50–60 елдан соң, шул дәфтәрдән берничә строфаны алып, аерым шигырьләрнең башына керттем.
Мәдинә Шәйдуллина:
– Сезнең шигырьләрегез – акыл җим ешеме, күңел җимешеме?
Рәдиф Гаташ:
– Мин – табигатем белән романтик к еше. Алай тиеш булган өчен, дисциплина йөзеннән утырып язмыйм. Илһам килеп, ниндидер көчләр язарга мәҗбүр иткәндә генә язам.
Фәнил Гыйләҗи:
– Тукай: «Кайдан алсын шигъре шагыйрь Булмаса илһамчысы?!» – дигән. Өч Тукай гомерен кичкән Рәдиф абый газәлләр язарга этәргән илһамчылары санын хәтерлиме икән? Исәбе бармы аларның?
Рәдиф Гаташ:
– «Өч Тукай гомерен яшәгән Гаташмын, үземне “даһи” дип инде саташмыйм. Туксаннан соң инде туктыйм, маташмыйм!» Әлбәттә, илһамчыларны хәтерлим. Һәрберсен әйтеп чыга алам. Мин китапларымда исемнәрне күрсәтеп язам.
Рузалия Шакирова:
– Ир-ат һәм хатын-кыз поэзиясе нәрсәсе белән аерыла? Аермасы бармы?
Рәдиф Гаташ:
– Бар. Элегрәк хатын-кыз язган әдәбиятка ышанмыйча, буш вакытта язылган көндәлек кебек карау булган. Безнең төрки халыкларда исә алай булмаган. Патшабикәләр искиткеч зур сүз остасы булган. Исемнәре дә бар, мәсәлән, Надира Махларайим (1792–1842), Зеб ун-Ниса (1639-1702) һәм башкалар. Хатын-кызлар тирәнрәк аңлый, тирәнрәк хис итә. Һәм һәрвакыт аларда бер омтылыш кала, бер сер кала, шигырь иң нечкә кыллар белән языла. Ир-атларныкы корырак диимме соң…
Нет комментариев