Электрон мактау тактасы
Синең шундый чагың  җиткән...
Яңалыклар
Әдәбият

Синең шундый чагың җиткән...

Айзилә Билалова шигыре

Һәр хискә дә йөрәгеңдә 
Урынны син табасың.
Уйларыңны чишәр өчен
Кайчак төн йокламыйсың.
Күңелең һәрчак тартыла
Дөнья серен ачарга.
Биек таулар, киң диңгезләр –
Бар(ы)сын тели татырга.
Могҗизалар көтә җаның,
Ул ышана аларга.
Һәм омтыла, бу җиһанда
Үз йолдызын табарга.

Сез инде реакция калдырдыгыз

Комментарийлар юк

Күп укылган язмалар