«ИДЕЛ» журналының яңа санын кайда  сатып алырга мөмкин?
Утын өстендә биюче кыз
Новости
Әдәбият

Утын өстендә биюче кыз

2000 еллар тирәсендә туган шагыйрьләр белән шигырьләре турында сөйләшүне дәвам итәм.

 Бу юлы Алсу Шакирова (Сәлахова) белән аның «Утын өстендә...» шигыре хакында сөйләштек.

***
Утын өстендә мәҗүси кыз бии:
Таныш көйгә –
Шатор-шытыр.
Синдә бу дәрт күптән үлгән:
Учак кырыена гына утыр.
Сыгылмалыгына шаккатып
Җирән чәчле җир кызының,
Галәмеңне исеңә ал.
Аның да бар үз йолдызы.
Аның да бар үз терәге.
Шуңа диеп ул таҗ сибә,
Аның өчен агач корбан итә:
Үз йоласы, аның үз тәртибе.
Синдә аныкыдай ышану юк,
Табынуың синең – салпы якка салам.
Кызның биегән урыны – кара күмер.
Сиңа бары сокланырга кала.

– Мин яңа сәхифә башладым, анда аерым шигырьләрнең тарихы турында сөйләшергә телим. Чынлыкта, синең шул шигырьдән туды бу идея. Чөнки миңа бик кызык: кем ул – утта биюче кыз? Каян килде ул образ сиңа?

– Ой, әллә ниләр сөйли алмыйм шул, Миләүшә. Кыз ул – учак үзе инде, утны кыз дип күз алдыма китереп язган идем. Хәзер андый шигырьләр язылмый да инде. Миңа язуыгызга да аптырадым, кайдан исегезгә төштем икән диеп.

– Син ничек язганны хәтерлисеңме соң? Кайчан, кайда, нәрсә импульс булганын, сине ул вакытта нәрсә борчыганын?

– Юк шул, Миләүшә. Мин аңладым синең соравыңны, нәкъ менә ул шигырьнең ничек барлыкка килүен әйтә алмыйм.

– Мине «синдә бу дәрт күптән үлгән, учак кырыена гына утыр / синдә аныкыдай ышану юк, табынуың синең салпы якка салам» юллары уятып җибәрә гел. Учак-кызның нияте, максаты саф, шуңа аның биюе кабатланмас ягъни? Син монда кешене стихия белән чагыштыргансың бит инде. Кешедә стихия куәте, потенциалы һәм иреге бар дип уйлыйсыңмы?

– Кешедә стихия көче юк дип уйлыйм, без аңа соклана гына алабыз. «Син» – ул барлык кешелек инде. Ләкин! Кайбер кешеләрдә бар ул фанатик ышану: кемдер үз идеясенә бик нык ышана, үзен яндырган кешеләр дә бар бит. Идея өчен. Бу бик сирәк күренеш, шулай да юк түгел. Чын ышану үзеңне корбан итү дип әйтмим, ләкин бу күренештә ниндидер куркыныч көч бар.

– «TatCultLab»та музыкантлар белән эшләгәндә, синең бу текстыңа «син –шул учак» сүзләре дә өстәлде. Монысы куркыныч көч турында түгелдер, нәрсә турында? Синең теләк идеме ул өметне өстәү яки команда тәкъдим иттеме? Синең карашка туры киләме?

– Бу команда фикере иде. Мин каршы килмәдем, чөнки кемдәдер чыннан да шундый ук көчле идея булырга мөмкин һәм потенциаль рәвештә бу сүзләр нәкъ менә шул кешедә аваздашлык таба ала. Һәм, чыннан да, бу сүзләр күпмедер өмет калдыра: бәлки трекны тыңлаган кешедә шул куркыныч көч бардыр?

– Бу көч нәкъ менә куркыныч, хаотик, бәлки җимергечме? Яки аны кулга ияләштереп буламы?

– Ул башкалар өчен куркыныч, аның иясенә зыяны юк. Чөнки минем күзаллавымда ул бөтенләй куркусыз зат, күпмедер дәрәҗәдә идеаль образ.

– Синең өчен бу бик зур көч нәкъ менә ихластан ышануда, әйеме?

– Бу ниндидер «первобытный» көч турында, ничек була икән татарчасы? Ул бездә кайчандыр булып, юкка чыккан кебек. Ә учакның көче юкка чыкмаган, ул хәзер дә үзен юкка чыгарганчы янып бетәргә, үзенә энергия бирә торган утынны шулай ук көлгә калдырырга әзер. «Ышану» дигәндә миңа никтер нәкъ менә идеягә ышану килә. Ышану – бик киң төшенчә бит: үзеңә ышанып була, илаһи көчкә, башка бер кешегә... ә минем өчен шигырьдәге ышану – ниндидер бер зур идеягә тугры булу.

– Сиңа хәзер дә якынмы шигырьдәге хи сләр, уйлар?

 Шигырь минем хакта түгел, ул күбрәк читтән торып күзәтү кебек. Кырыйдан күзәтеп, карап торган кеше буларак, ул миңа ошый, андагы фикер белән килешәм.

– Син андагы фикергә бүгенге тәҗрибәң, акылың белән нәрсәдер өсти алыр идеңме?

– Юк, дип уйлыйм.

– Бөек идея хакына үзен тулы сынча биреп бетерергә әзер кешеләр аз. Бу суперкешеләр инде кайсыдыр мәгънәдә. Күпчелек кешеләргә «бары сокланырга кала». Синеңчә, бу баланс табигать тарафыннан сакланамы? Аларның аз булуы урынлымы?

Идея идеядән аерыла бит: к айсыдыр көрәш фаҗигаларга китерергә мөмкин. Шуңа күрә күп нәрсә «ни өчен, ахыргы максат нәрсәдә?» дигән сорауларга җавап бирүдән тора. Катгыйлык шулай ук таякның икенче башына әйләнеп, каты төшәргә мөмкин. Баланс сакланамы-юкмы, мин моны әйтә алмыйм. Һәр кешенең үз урыны, үз роле дип уйлаганда, бөек идеяле кешеләрнең азрак булып, вак идеялеләрнең күбрәк булуы табигыйдер дип кенә әйтә алам.

Вы уже оставили реакцию

Нет комментариев

Самое читаемое